Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Футболчылар – өченче

Байлар Сабасында 2000-2001 елларда туган кызлар арасында ТР укучылары Спартакиадасының футбол буенча финал уены узды. ДЮСШ тренеры Валерий Миронов җитәкчелегендәге Аксубай җыелма командасы футбол кырында лаеклы уен күрсәтте. Тукай районы футболчы кызлары белән беренче очрашу 1:1 исәбе белән тәмамланды. Актанышлылар белән матчны безнең кызлар 2:1 исәбе, Зәй кызлары белән уенны...

Байлар Сабасында 2000-2001 елларда туган кызлар арасында ТР укучылары Спартакиадасының футбол буенча финал уены узды.

ДЮСШ тренеры Валерий Миронов җитәкчелегендәге Аксубай җыелма командасы футбол кырында лаеклы уен күрсәтте.
Тукай районы футболчы кызлары белән беренче очрашу 1:1 исәбе белән тәмамланды. Актанышлылар белән матчны безнең кызлар 2:1 исәбе, Зәй кызлары белән уенны көндәшләр файдасына 1:0 исәбе белән тәмамладылар. Мамадыш командасын җиңгәннән соң, Балтач һәм кыр хуҗалары белән уеннар тигез исәп белән төгәлләнде. Нәтиҗәдә - өченче приз безнеке булды.
Команда капитаны Альбина Тихейкина - футбол дружинасының иң оста уенчысы. Уенчылар Ангелина Мокеева, Алина Яругина, Снежана Маркелова, Диана Мусина, Эльза Пикмеева, Елена Горбунова һәм капкачы Дарья Леонтьева да район данын яклап лаеклы уен күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев