Аксубаево
  • Рус Тат
  • Физкультураны – “бишлегә“

    Иске Илдеряк урта мәктәбендә җиңел атлетика буенча район ярышлары үткәрелде. Ярышлар 1999-2001 елда туган укучыларның физик яктан әзерлеккә һәм спорт белән чыныгуга имтихан булып торды. Һәм укучылар аны "бишкә" тапшырдылар, 100 метрга йөгерүдә иң яхшы нәтиҗәне Александр Чумаков күрсәтте. Анардан соң финиш сызыгын Ринат Сөләйманов үтте (икесе дә Иске Мокшино...

    Иске Илдеряк урта мәктәбендә җиңел атлетика буенча район ярышлары үткәрелде.

    Ярышлар 1999-2001 елда туган укучыларның физик яктан әзерлеккә һәм спорт белән чыныгуга имтихан булып торды. Һәм укучылар аны "бишкә" тапшырдылар, 100 метрга йөгерүдә иң яхшы нәтиҗәне Александр Чумаков күрсәтте. Анардан соң финиш сызыгын Ринат Сөләйманов үтте (икесе дә Иске Мокшино мәктәбеннән), өченче урынны район үзәгендәге 3 нче мәктәп укучысы Сергей Овчинников беркемгә дә бирмичә йөгереп килде. Кызлар арасында 100 метрга йөгерүдә Иске Илдеряк мәктәбендә укучы кызлар булдылар: Ксения Гуслякова, Василиса Васильева һәм Татьяна Клюева.

    3 километр араны Иске Ибрай урта мәктәбе укучысы Рәфис Сәгыйтов рекорд күрсәтеп беренче булып узды, икенче нәтиҗәне Алексей Иванов күрсәтте (Аксубайның 3 нче урта мәктәбе), өченче урынга Николай Зюзин (Иске Мокшино урта мәктәбе) укучысы лаек булды. Кызлар арасында 2 километрга йөгерүдә призлы урыннарны үзара Мария Енизеркина (Чуаш Енорускино авылы) һәм спринт йөгерүдә призерлар Ксения Гуслякова, Василиса Васильева бүлештеләр. Гимнастика мәйданында да ярышлар кызыклы үтте. Егетләр тартылуда ярыштылар. Монда инде Иске Ибрай авылыннан Рәфис Бикушевка тиңнәр булмады. Сергей Овчинников (Аксубайның 3 нче мәктәбе) икенче урынны яулады һәм өченче урында - Рәфис Сәгыйтов. Кызлар арасында гәүдәне идәннән күтәрү буенча ярышта иң күп баллны Лиана Кудряшова җыйды, Юлия Еремееваның икенче нәтиҗә һәм Татьяна Клюева, Мария Енизеркина - өченче урында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: