Аксубаево
  • Рус Тат
  • Физкультураны – “бишле“гә

    Аксубай командасы гомуми һөнәри белем бирү учреждениеләре укучыларының физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерү буенча XXII Россия смотрында алдынгылар рәтенә керде. Ярышлар Краснодар төбәгенең Анапа шәһәрендә үтте, шулай итеп безнең ярышчылар ярышларда катнашып кына калмыйча, яхшы ял да итеп кайттылар. Барысы турында да тәртип белән: Физик әзерлек смотры ГТО нормаларын тапшыруны күздә...

    Аксубай командасы гомуми һөнәри белем бирү учреждениеләре укучыларының физик әзерлек дәрәҗәсен тикшерү буенча XXII Россия смотрында алдынгылар рәтенә керде.

    Ярышлар Краснодар төбәгенең Анапа шәһәрендә үтте, шулай итеп безнең ярышчылар ярышларда катнашып кына калмыйча, яхшы ял да итеп кайттылар. Барысы турында да тәртип белән:

    Физик әзерлек смотры ГТО нормаларын тапшыруны күздә тота. Физик әзерлек тикшерүнең XXII Россия смотрында илебезнең төрле регионнарыннан иң яхшы спортчылар - республика, төбәк этаплары җиңүчеләре катнашты. Аксубай районы җыелма командасы республика ярышларының беренче этабында җиңеп, Анапага юллама алды. Смотр ярышларында да Аксубай командасы Татарстанны лаелы тәкъдим итте.

    Смотр программасына җиңел атлетика кроссы, турникта тартылу, йөзү, теоретик бәйгеләр кертелгән иде. Ярышлар атна дәвамында уздырылды. Смотрда 148 егет һәм 43 кыз катнашты.

    Районның җыелма командасына Аксубайның 3 нче мәктәбе, Иске Ибрай, Иске Мокшино урта белем бирү мәктәбе һәм Чуаш Енорускиносы мәктәбе укучылары керде.

    - Безнең спортчылар үзләренең спортчы сыйфатларын күрсәттеләр: бу бердәмлек һәм җиңүгә омтылыш, - дип сөйли команданы смотрга алып барган ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтов. - Нәтиҗәдә, Аксубай командасы 4нче урын алды! (Чуашстан, Волгоград һәм Оренбург төбәкләреннән соң).

    Шәхси зачетларда 3000 метрга йөгерүдә Рәфис Сәгитов иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Рәфис Бикушев турникта тартылуда икенче нәтиҗәгә иреште, Алексей Иванов йөзүдә дүртенче булды.

    Смотрда һәр катнашучының - үз җиңүе. 2000 метрга йөгерүдә (кызлар арасында) һәм 3000 метрга йөгерүдә (егетләр арасында) Татарстан (Аксубай) командасыннан 12 кеше дә ГТОның алтын билгесенә иреште. Тартылу һәм гәүдәне идәннән күтәрүдә безнең командада 11 алтын һәм 1 көмеш билге, 100 метрга йөгерү буенча - 10 алтын билге, йөзү буенча - 5 алтын һәм 7 көмеш ГТО билгесе. Димәк, безнекеләр физкультураны "5"кә бирделәр.

    Кара диңгез буенда спорт ярышларыннан кала, безнең спортчылар шәһәр белән танышып экскурсиядә булганнар, төбәкнең истәлекле урыннары белән танышканнар, диңгездә коенганнар һәм дискотекада ял иткәннәр. Чөнки алар үзләренә йөкләнгән авыр бурычны башкардылар - република данын лаеклы якладылар һәм рәхәтләнеп ял да иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: