Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Эшчеләр, авыл кешеләре, укучылар Спартакиадасы

Якшәмбе көнне Аксубайда район үзәге предприятиеләре һәм оешмаларының егерме бишенче юбилей Спартакиадасы узды. Иртәдән үк җылы нурларын сипкән кояш ярышларда катнашучыларга спорт кәефе һәм күтәренке рух өстәде. Спартакиаданы ачу тантанасына район үзәге предприятиеләрен һәм оешмаларын тәкъдим итүче йөзләгән катнашучы җыелды. Ә кышкы спорт төрләрен дә кертеп, барлыгы 800 дән артык...

Якшәмбе көнне Аксубайда район үзәге предприятиеләре һәм оешмаларының егерме бишенче юбилей Спартакиадасы узды.

Иртәдән үк җылы нурларын сипкән кояш ярышларда катнашучыларга спорт кәефе һәм күтәренке рух өстәде. Спартакиаданы ачу тантанасына район үзәге предприятиеләрен һәм оешмаларын тәкъдим итүче йөзләгән катнашучы җыелды. Ә кышкы спорт төрләрен дә кертеп, барлыгы 800 дән артык кеше катнашты.
Спартакиадада катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов кайнар котлады.
-Район предприятиеләре һәм оешмалары Спартакиадасының 25 еллык юбилее Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү елына туры килүе шатлыклы вакыйга, - дип билгеләп үтте район башлыгы. - Районда массакүләм спорт белән шөгыльләнү өчен төрле яшьтәге кешеләргә бөтен мөмкинлекләр дә бар - спорт комплексы эшли, районның торак пунктларында ачык спорт мәйданчыклары урнаштырылган. Районда сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар, спортны яратучылар көннән-көн арта бара, бүген без ярышлардан соң спорт көненә йомгак ясаганда моңа инанырбыз дип ышанам. Сезгә зур уңышлар һәм җиңүләр!
-Спартакиада программасына быел милли көрәш, канат тарту, гер күтәрү, армспорт, шахмат, пневматик винтовкадан ату, өстәл теннисы, волейбол, мини-футбол керде, - дип билгеләп үтте ярышларның баш хөкемдары Нияз Хисмәтов. - Төрле спорт ярышларында катнашучыларга компетентлы хөкемдарлар - танылган спортчылар һәм район тренерлары бәя бирәчәк. Барлык ярышлар да ябык залларда - район үзәгенең өченче мәктәбендә, Универсаль технологияләр техникумында, "Яшьлек" универсаль спорт залында һәм район обороно-спорт оешмасы тирында үтте. Алар кичкә кадәр дәвам иттте. Һәр ярыш төрендә җиңүчеләрне урыннарда ук бүләкләделәр. Оешма командалары өчен җитәкчеләрнең чыгыш ясауларын күрү аеруча да күңелле булды. Әйтергә кирәк, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина һәм Социаль яклау идарәсе җитәкчесе Наил Вәлиуллин пневматик винтовкадан атуда көч сынаштылар һәм югары нәтиҗәләр күрсәттеләр, кемдер волейбол, кемдер теннис уйнады. Һичшиксез мондый чаралар коллективларны берләштерә, уңай энергия бирә. Чөнки ярышларда катнашмаган кешеләр дә үз командалары өчен җан атарга килгәннәр.
Шәхси зачетта җиңүчеләрне, һәрвакыттагыча, санап бетерерлек түгел (төрле бәйгеләрдә җиңүче спортчыларның исем-фамилияләре aksubaevo.ru сайтында урнаштырылган), аларны ярышлар тәмамлангач, урыннарда бүләкләделәр.
50 кешедән артык эшчесе булган оешмалар арасында беренче урынга Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе лаек булды (спортчылар үз дәрәҗәләрен югалтмыйлар), икенче урын - мәгариф бүлегенә, өченче урын "Сөт иле Аксу" агрофирмасына бирелде.
Эшчеләр саны 50 кешедән ким булган оешмалар арасында гомуми команда беренчелегендә Мәшгульлек үзәге җиңү яулады, икенче урын - "Яшьлек" универасаль спорт залына, өченче урын Федераль казначылык оешмасына бирелде.
Җиңүчеләрне авыл җирлекләре буенча да билгеләделәр. Беренче урында - Иске Ибрай, икенче урында - Иске Ильдеряк, өченче урында Урмандеево авыл җирлекләре.
Фотоларны монда карарга http://www.aksubayevo.ru/ru/gallery/category/56--15032015.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев