Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Дзюдо йолдызы

Киров шәһәрендә өч көн дәвамында "Россиянең дзюдо йолдызчыклары" дип аталган Х нчы юбилей турниры үтте. Ачык Беренчелектә Россия һәм якын чит илләрдән килгән спортчылар очрашты. Аксубай дзюдочысы, тренер Александр Скворцов укучысы Ольга Шугаева ярышларда шәп чыгыш ясады һәм алтын медаль алып кайтты. -Финалда мин Түбән Новгород өлкәсеннән килгән спортчы белән...

Киров шәһәрендә өч көн дәвамында "Россиянең дзюдо йолдызчыклары" дип аталган Х нчы юбилей турниры үтте.



Ачык Беренчелектә Россия һәм якын чит илләрдән килгән спортчылар очрашты. Аксубай дзюдочысы, тренер Александр Скворцов укучысы Ольга Шугаева ярышларда шәп чыгыш ясады һәм алтын медаль алып кайтты.


-Финалда мин Түбән Новгород өлкәсеннән килгән спортчы белән көч сынаштым, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Ольга. - Минем авырлыкта 11 спортчы бар иде һәм мин өч көрәштә катнаштым, чөнки безне төркемнәргә бүлделәр. Бу юлы мин элеккеге ярышлардагы кебек дулкынланмадым һәм келәмгә бары тик җиңү теләге белән чыктым. Әлбәттә инде, җиңү җиңел килмәде, ярышларда ике чит ил һәм Россиянең кырыктан артык төбәгеннән килгән спортчылар катнашты, тик мин барыбер җиңү яуладым. Матди һәм рухи ярдәм иткәннәре өчен әти-әниемә рәхмәтлемен, мин аларны бик яратам һәм хөрмәт итәм.
-Ольга барлык бил алышуларда да җиңде, - дип горурланып сөйли Александр Скворцов.


Әлеге җиңү күрсәткәнчә, Аксубайның дзюдо мәктәбе, олимпиада чемпионнарын әзерләүче башкаланың спорт мәктәпләреннән бер дә ким түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев