Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Дошман уты куркыныч

Моны бер генә факт раслый: Такталы егете Илшат Хамәтҗанов, солдат киемен киюгә үк, сугышлардан, снаряд шартлауларыннан янып көйгән Әфган җиренә аяк баса. Училищены тәмамлаганнан соң Илшат Казанда эшли. Язгы призыв инде тәмамланып килә, повестка көтеп тә, ала алмагач, ул хәрби комиссариатка үзе бара: "Мине армиягә алыгыз, Әфганстанга җибәрсәгез дә риза",-дип...

Моны бер генә факт раслый: Такталы егете Илшат Хамәтҗанов, солдат киемен киюгә үк, сугышлардан, снаряд шартлауларыннан янып көйгән Әфган җиренә аяк баса. Училищены тәмамлаганнан соң Илшат Казанда эшли. Язгы призыв инде тәмамланып килә, повестка көтеп тә, ала алмагач, ул хәрби комиссариатка үзе бара: "Мине армиягә алыгыз, Әфганстанга җибәрсәгез дә риза",-дип белдерә...


Яшь солдат беренче айларын Ашхабадта үткәрә, ә аннан соң аны, аерым мотоукчылар батальонында хезмәт итү өчен, Кундузга җибәрәләр.


-Таулар арасында атышулар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тынмады. Безнең белән бергә кышлакта икенче Әфган батальоны да тора иде,-дип искә ала Илшат. -Без Вадут бандасы белән сугыш алып бардык. Беренче сугыш бүген дә күз алдында тора. Җәяүле гаскәр имин керсен һәм чыксын өчен, без төнлә белән тарлавыкта яшерендек. Ә инде таң атканда пехота сугышка керде һәм җиңелә башлады, ә безгә җиңелергә катгый тыелган иде.


Тарлавыкка без егерме ике солдат кердек. Боерык алып плацта тезелеп баскач, аерым элемтә взводының унбер солдаты тарлавыкта калуын аңладык. Икенче көнне шунда әйләнеп кайттык һәм егетләрнең үле гәүдәләренә тап булдык. Ә берсе -билгесез югалды.


Әфганстанда Илшат өен төшендә еш күрсә, хезмәт итеп кайтканнан соң - Әфганстанны, сугыш һәм ут капкан машиналар, танкларны, дусларының үлеме хәтердә яңара. Әфган сугышы тәмамлануга егерме биш ел вакыт үткән, ә Илшат өчен ул 29 ел элек, 1985 елда туктала. Тән яралары төзәлсә дә, йөрәк әрнүләре, сыкранулар тынмый әле һаман да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев