Аксубаево
  • Рус Тат
  • Дөньякүләм спортчы Аксубайда

    «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатына Олимпия чемпионнары, «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасының Мактаулы президенты, дөнья-күләм спорт легендасы Сергей Белов һәм «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионаты» проектын координацияләүче Светлана Антипова килде. Алар бүләкләү тантанасында гына катнашып калмадылар, финал матчларын да кызыксынып күзәттеләр. Спорт көне өченче урын өчен баталияләрдән башланды. Беренче булып уен...

    «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатына Олимпия чемпионнары, «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасының Мактаулы президенты, дөнья-күләм спорт легендасы Сергей Белов һәм «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионаты» проектын координацияләүче Светлана Антипова килде.


    Алар бүләкләү тантанасында гына катнашып калмадылар, финал матчларын да кызыксынып күзәттеләр. Спорт көне өченче урын өчен баталияләрдән башланды. Беренче булып уен кырына Балтач районы һәм Яр Чаллы кызлары чыкты. Чаллылылар 48:43 исәбе белән җиңделәр.
    Безнең Иске Мокшино егетләре һәм Казанның Яңа Савин районы командасы арасында матч тамашачыларда зур кызыксыну уятты. Яшүсмерләр көчле уен күрсәттеләр. Бер минут эчендә түгәрәккә икешәр-өчәр туп керттеләр. Кунак булып килгән команда тренеры аз гына алҗыган спортчыларны да шунда ук алмаштырып торды.
    Матчның беренче яртысы 30:30 исәбе белән төгәлләнде. Дүртенче периодның соңгы минутында киеренкелек көчәйде. Штраф туп кертүләр, нәтиҗәле һөҗүмнәр бер-бер артлы кабатланды. Менә финал сыбызгысы яңгырады һәм казанлылар бронза призерлар булдылар. Алексеевск районының 1 нче гомум белем бирү мәктәбе кызлары арасындагы ярышлар да шулай ук кызыклы булды. Алексеевск кызлары уенны ышанычлы алып бардылар. Матчның беренче яртысында алар көндәшләрен 37:5 исәбе белән җиңделәр. Икенче матчта да алар лидерлыкны тоттылар, нәтиҗәдә Алексеевск командасы Чемпионат җиңүчесе булды. «Бу безнең шундый дәрәҗәдәге беренче җиңүебез,-дип сөйли аларның тренеры Борис Малафеев.-Әлбәттә инде, кызлар республиканың авыл районнары арасындагы ярышларда даими җиңү яулап килделәр. Ә бу юлы шәһәрнекеләрне җиңделәр һәм бу җиңү безгә Россия дәрәҗәсенә чыгу мөмкинлеге бирә».
    Яшүсмерләр арасында беренчелек өчен көрәш тә шулай ук киеренке булды. Яр Чаллының 28 нче гомумбелем бирү мәктәбе командасы Әлмәтнең 2 нче лицей командасы белән көч сынашты. Җиңү яулаган ике команда да Түбән Новгородта Идел буе Федераль округ Чемпионатында Татарстанны тәкъдим итәчәк.
    Ярышлар дәвамында, периодлар арасындагы тәнәфесләрдә ярышларда катнашучылар, җанатарлар, тамашачылар онытылмаслык шоу шаһиты булдылар. Тамашачылар, спортчылар белән конкурслар, «UG» командасының баскетбол-бию номерларын тамаша кылу күңелле мизгел булды. Шоумен Александр барысын да шаккатырды. Шулай ук Аксубай лицее укучысы Руслан Дәүләтшин да уңышлы чыгыш ясады һәм төп приз - фирмалы майкага лаек булды.
    Баскетболчыларны бүләкләү тантанасы да онытылмаслык мизгелләр калдырды. Анда Сергей Белов һәм Светлана Антиповадан тыш, Аксубай муниципаль район башлыгы Камил Гилманов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы җитәкче белгече Жанна Соркина, ТР баскетбол федерациясе президенты Геннадий Ветров катнашты.
    -Бүген онытылмаслык көн, Аксубайда кунакта легендар спортчылар, -дип тәэсирләре белән уртаклашты район башлагы Камил Гилманов. -Аксубайлылар исеменнән мин әлеге бәйрәмне оештыручылар-«КЭС-Баскет» лига җитәкчелегенә һәм Мәгариф һәм фән министрлыгына безнең мәйданны сайлап алганнары өчен рәхмәт белдерәм.
    Жанна Соркина ярышларның уңышлы тәмамлануы белән котлады. Шулай ук барлык укучыларга да әлеге киң күләмле ярышларда катнашу мөмкинлеге тәкъдим иткән мәктәп лигасына нигез салучыларга һәм ярышларны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен Аксубай районы хакимиятенә һәм мәгариф бүлегенә рәхмәт белдерде.
    Зал олимпия чемпионы Сергей Беловны көчле алкышлар белән аягүрә каршылады. Ул барлык җиңүчеләрне, тренерларны, катнашучы командаларны котлап, җиңелүчеләр булмады, дип ассызыклады.
    Һәр спортчы, һәр тамашачы киң күләмле халыкара спорт проекты шаһиты булдылар.
    Җиңүче командаларның иң яхшы уенчылары һәм тренерлары «КЭС-Баскет» мәктәп баскетбол лигасы һәм район башлыгы исеменнән кыйммәтле бүләкләр алдылар. Район башлыгы Камил Гилманов, призер командалар тренерлары, хөкемдарлар, «Юность» УСЗ директоры Радик Мостафин һәм Жанна Соркина «КЭС-Баскет» җитәкчелеге исеменнән Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр.
    Лаеклы хезмәтләре өчен белем бирү учреждениеләре, «Юность» спорт комплексы коллективларына, һәр көнне кизү торган шәфкать туташларына, полиция хезмәткәрләренә, форпост әгъзаларына, мәдәният һәм балалар сәнгать мәктәбе бүлегенә рәхмәт әйтәсе генә кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: