Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чемпионнар сафы тулыланды

Кикбоксинг секциясенә йөрүче балалар республикада үзләрен ышанычлы рәвештә белдерә торалар. Күптән түгел Аксубай көрәшчеләре кикбоксинг буенча Республика Чемпионатында һәм Беренчелегендә катнаштылар. Ярышларда республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән иң яхшы кикбоксингчылар катнашса да, безнекеләр сынатмадылар. Алар һәр көрәштә үзләренең позицияләрен батырларча якладылар. Аксубай гимназиясе укучысы Дмитрий Козлов бик шәп нәтиҗә...

Кикбоксинг секциясенә йөрүче балалар республикада үзләрен ышанычлы рәвештә белдерә торалар.


Күптән түгел Аксубай көрәшчеләре кикбоксинг буенча Республика Чемпионатында һәм Беренчелегендә катнаштылар. Ярышларда республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән килгән иң яхшы кикбоксингчылар катнашса да, безнекеләр сынатмадылар. Алар һәр көрәштә үзләренең позицияләрен батырларча якладылар.
Аксубай гимназиясе укучысы Дмитрий Козлов бик шәп нәтиҗә күрсәтте. Ул республикадагы иң яхшы секцияләрдә әзерләнгән барлык көндәшләрен дә җиңде. Алмаз Мәгыйзовтан алган күнекмәләр дә егеткә бик ярап куйды (ул Рус Кармәте авылында туган. Аның гаиләсендә спортның бу төрен бик тә яраталар. Һава торышы нинди булуга карамастан, әтисе Дмитрийны һәм аның энесен Аксубай спорт комплексына алып килә). Нәтиҗәдә-Дмитрий республика чемпионы дәрәҗәсенә иреште.
Республика Беренчелегенең узган елгы җиңүчесе Алексей Иванов та (3 нче Аксубай урта мәктәбе) тренерның өметен аклады. Ул быел да чемпион титулына ия булды.
Үзләренең авырлык категорияләрендә Зөлфәт Мостафин, Владислав Петров, Дмитрий Савинов, Ксения Кузьмина икенче урынга лаек булдылар, өченче урында Светлана Щекачева һәм Степан Однов.
-Балаларга һәр җиңү кадерле,-дип сөйли кикбоксинг буенча секция җитәкчесе Алмаз Мәгыйзов. -Чөнки аларның һәркайсына бихисап хезмәт, көч һәм үҗәтлек куелган. Авыр булса да, алар танылган клублар алдында куркып калмыйча, үз көчләрен күрсәтә алдылар.
Бүген исә көрәшчеләр Россия дәрәҗәсендәге ярышларга әзерләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев