Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чемпионнар бар!

Район мәктәпләре укучылары шахмат тактасы артында чемпион титулы өчен көч сынашты. Яшьләр үзәгендә шашка буенча шәхси-команда Беренчелеге һәм шахмат буенча район чемпионаты булып үтте. Гадәттәгечә, чемпионат һәм Беренчелек кышкы каникул көннәрендә үтә һәм дистәләгән катнашучыны җыя. Быел ярышта дүрт - район үзәгенең 2 нче һәм 3 нче санлы урта (тренерлар...

Район мәктәпләре укучылары шахмат тактасы артында чемпион титулы өчен көч сынашты.


Яшьләр үзәгендә шашка буенча шәхси-команда Беренчелеге һәм шахмат буенча район чемпионаты булып үтте.

Гадәттәгечә, чемпионат һәм Беренчелек кышкы каникул көннәрендә үтә һәм дистәләгән катнашучыны җыя. Быел ярышта дүрт - район үзәгенең 2 нче һәм 3 нче санлы урта (тренерлар Павел Крюков һәм Ирек Галиуллин), Иске Ильдеряк (Алексей Маклаков) мәктәпләре, Аксубай лицее (Валерий Павлов) катнашты. Интеллектуаль ярышта егермедән артык кеше көч сынашты.

Шахмат буенча район чемпионы исемен егетләр арасында Никита Убейкин яулады, кызлар арасында - Юлия Муртазина (икесе дә 2 нче санлы Аксубай урта мәктәбеннән), егетләр арасында икенче урынны Николай Краснов (Иске Ильдеряк мәктәбе), өченчедә - Даниил Михайлов (2 нче Аксубай урта мәктәбе), кызлар арасында - Анна Михайлова (2 нче Аксубай урта мәктәбе) һәм Анна Пикалова (Иске Ильдеряк мәктәбе). Гомумкоманда зачетында шахмат буенча район чемпионы исеменә 2 нче санлы Аксубай урта мәктәбенең беренче командасы лаек булды, икенче урында - Иске Ильдеряк мәктәбе, өченчедә - 2 нче санлы Аксубай урта мәктәбе.

Шашка буенча шәхси-команда Беренчелегендә егетләр арасында Алексей Иванов (лицей) җиңүче булды, кызлар арасында - Юлия Муртазина (2 нче санлы Аксубай урта мәктәбе), егетләр арасында икенче һәм өченче урыннарны Илсаф Даутов һәм Данил Маклаков бүлештеләр (икесе дә - 2 нче Аксубай урта мәктәбеннән), кызлар арасында - Анна Михайлова ( 2 нче мәктәп) һәм Мәликә Галимова (лицей). Гомумкоманда зачетында ике команда тәкъдим иткән 2 нче мәктәп беренче ике урынны яулады, өченчедә - Иске Ильдеряк мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев