Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Чаңгы сезоны ачык

Чаңгы ярышлары буенча укучыларның Бөтенроссия Спартакиадасының район этабы булып үтте. Иске Ибрай чаңгы юлы районның унөч мәктәбеннән спортчыларны каршы алды. 2002-2003 елда туган яшүсмерләр арасында 1 километрлы спринтерлык ярышында чаңгы хуҗасы Рәҗәп Мифтәхов җиңде. Икенче булып финишка Алексей Бульбов, өченче - Илья Ефимов килде (икесе дә Иске Тимошкино мәктәбеннән). Шул...

Чаңгы ярышлары буенча укучыларның Бөтенроссия Спартакиадасының район этабы булып үтте.


Иске Ибрай чаңгы юлы районның унөч мәктәбеннән спортчыларны каршы алды. 2002-2003 елда туган яшүсмерләр арасында 1 километрлы спринтерлык ярышында чаңгы хуҗасы Рәҗәп Мифтәхов җиңде. Икенче булып финишка Алексей Бульбов, өченче - Илья Ефимов килде (икесе дә Иске Тимошкино мәктәбеннән). Шул ук яшьтәге кызлар арасында Иске Ибрай мәктәбеннән Алсу Сәрвәртдиновага тиңнәр булмады. Светлана Мышкова (Иске Ильдеряк мәктәбе), дусты Ләйлә Каюмованы өченче позициядә калдырып, икенче призер булды.

Ике яшькә кечерәк яшүсмерләр 800 метрлы дистанциядә беренчелек өчен киеренке көрәш алып бардылар. Искеибрайлы Илназ Сруров әлеге дистанцияне беренчеләрдән булып узды. Иске Ильдеряк укучылары Игорь Захаркин һәм Олег Зольников җиңүчедән беразга гына калышты. Шул ук яшьтәге кызлар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында Гөлдания Гелметдинова (Иске Ибрай), икенчедә - Надежда Сулейманова (Иске Ильдеряк), өченчедә - Гүзәлия Мифтәхова (Иске Ибрай).

Эстафета ярышлары аеруча кызыклы үтте. Аларда искеибрайлылар (тренер Рәис Бикушев), шулай ук Иске Ильдеряк (Владимир Альметкин), Иске Тимошкино (Василий Чугунов), Яңа Дума (Җәүдәт Вәлиуллин), 3 нче Аксубай урта мәктәбе (Геннадий Леонтьев) укучылары аерылып торды.

Гомумкоманда зачетында спринтта һәм эстафетада тупланган баллар исәпкә алынды. 2002-2003 елларда туган чаңгычылар арасында Иске Ибрай урта мәктәбе командасы иң күп балл җыйды. Икенче урында - Иске Ильдеряк мәктәбе, өченчедә - Иске Тимошкино дружинасы. 2004-2005 елларда туган спортчылар арасында гомумкоманда беренчелегендә призлы ике урынны шулай ук Иске Ибрай һәм Иске Ильдеряк командалары яулады. 3нче Аксубай урта мәктәбе командасына өченче урын бирелде.

Мәктәп спартакиадасы призерларын бүләкләү тантаналы төстә үтте. Аларның һәрберсе мәктәптән тыш үзәк һәм ДЮСШның Мактау грамоталарына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев