Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бөтенроссия Спартакиадасы – Аксубайда

Район үзәгендә укучыларның Бөтенроссия Спартакиадасы башланды. Беренче булып "Күңелле старт" уеннарында 5-6 сыйныф укучылары көч сынашты. "Юность" спорт залында һәрберсендә 8-10 катнашучы булган унөч команда җыелды. -Һәр укучы - җиңүче, - дип әйтте катнашучыларны сәламләп мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. -Сез күләмле Бөтенроссия проектында катнашасыз. Бу ярышлар күңелләрегездә озак...

Район үзәгендә укучыларның Бөтенроссия Спартакиадасы башланды.

Беренче булып "Күңелле старт" уеннарында 5-6 сыйныф укучылары көч сынашты. "Юность" спорт залында һәрберсендә 8-10 катнашучы булган унөч команда җыелды.
-Һәр укучы - җиңүче, - дип әйтте катнашучыларны сәламләп мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Гөлнур Идиятова. -Сез күләмле Бөтенроссия проектында катнашасыз. Бу ярышлар күңелләрегездә озак сакланыр. Ә инде бүген ачыкланган иң сәләтле балалар Аксубайны Казанда тәкъдим итәчәк.
Боҗра аша сикерү, баскетбол тубы белән "сигезле" ясау һәм тагын әллә нинди уеннар кертелгән иде "Күңелле стартлар" программасына.
Мәйданчыкта ике команда көч сынашкан арада, калган укучылар күнегүләр ясадылар яки дусларына рухи көч биреп тордылар. Залда күңелле мохит хөкем сөрде - Каникуллар вакытында дуслар белән күрешүебезгә куанабыз, - дип әйттеләр эскәмиядә утыручы малайлар, - физкультураны да бик яратабыз.
"Күңелле старт"та катнашучылар берьюлы ике рәхәтлеккә чумдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев