Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Бүләккә – винтовка

Полиатлон буенча ярышлар районның иң яхшы спорт командаларын ачыклады. Ярышларны оештыручы - ДОСААФ район оборона-спорт оешмасы аларны Советлар Союзы Герое генерал-майор Фатыйх Булатов истәлегенә багышлады. Сайлап алу туры Иске Ильдеряк урта мәктәбе базасында үтте, аңарда 1999 елда һәм аннан соң туган укучылардан торган 14 команда катнашты. Иске Ибрайдан тренер Рәис...

Полиатлон буенча ярышлар районның иң яхшы спорт командаларын ачыклады.


Ярышларны оештыручы - ДОСААФ район оборона-спорт оешмасы аларны Советлар Союзы Герое генерал-майор Фатыйх Булатов истәлегенә багышлады.


Сайлап алу туры Иске Ильдеряк урта мәктәбе базасында үтте, аңарда 1999 елда һәм аннан соң туган укучылардан торган 14 команда катнашты. Иске Ибрайдан тренер Рәис Бикушев җитәкчелегендәге команда абсолют җиңүче булды. Бу командада Рәмис Бикушев, Җәүдәт Гилманов, Айрат Шәрифуллин җитезлекләре белән аерылып тордылар. Икенче һәм өченче урыннарны Иске Ильдеряктан тренерлар Юрий Николаев һәм Владимир Альметкин җитәкләгән командалар алды. Командалар һәм шәхси зачетта җиңүчеләр ДОСААФ район җәмгыятенең грамоталары, дипломнары, кубоклары, медальләр һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр. Җиңүдән җанланган укучыларыбыз безнең районны Татарстанда уңышлы тәкъдим иттеләр.


Шәхси зачетта Рәмис Бикушев призлы өч урынны алды; беренчелекне - тартылу һәм чаңгы ярышларында, өченчене - полиатлонда (1996-1975 елда туганнар арасында) . Иске Ильдеряктан Сергей Зайцев та полиатлонда (1999-1997 елгылар арасында) беренче булды. Ә инде составына Җәүдәт Гилманов та кергән безнең команда республика буенча икенче урынны алды һәм грамоталар, кубоклар, медальләр белән бергә кыйммәтле приз-винтовка алып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев