Аксубаево
  • Рус Тат
  • Безнекеләр юллама алды

    Өченче көн «Юность» спорт комплексында мини-футбол буенча зона ярышлары үтте. Республиканың Кама арты зонасыннан алты команда 27-29 ноябрь көннәрендә Түбән Камада үтәчәк финалга юллама алу өчен көч сынаштылар. Башка төркемнәрдә дә киеренке көрәш барды. Безнең егетләр (рәсемдә) яңачишмәлеләрне һәм әлкилеләрне зур исәп белән җиңделәр. Аксубайлылар ярымфиналга бернинди тоткарлыксыз чыктылар. Ярымфинал...

    Өченче көн «Юность» спорт комплексында мини-футбол буенча зона ярышлары үтте.


    Республиканың Кама арты зонасыннан алты команда 27-29 ноябрь көннәрендә Түбән Камада үтәчәк финалга юллама алу өчен көч сынаштылар. Башка төркемнәрдә дә киеренке көрәш барды. Безнең егетләр (рәсемдә) яңачишмәлеләрне һәм әлкилеләрне зур исәп белән җиңделәр. Аксубайлылар ярымфиналга бернинди тоткарлыксыз чыктылар. Ярымфинал да киеренке үтте. Безнең егетләр чирмешәнлеләрне 1:0 исәбе белән җиңделәр. Нурлатлылар белән финал уенында җавапсыз ике туп керттеләр. Шул рәвешле, аксубайлылар мини-футбол буенча республика финал ярышларына юллама алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: