Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Безнекеләр иң-иңнәр

Үткән якшәмбедә Казанда яшь баскетболчылар көч сынашты. Тренерлар - ДЮСШ укытучылары Р.Бикулов, В.Павлов, Г.Леонтьев, В.Альметкин, Н.Краснов кул астында шөгыльләнгән безнең район спортчыларына үз төркемнәрендә тиңнәр булмады. Аксубайлылар Арча, Балтач һәм Азнакай баскетболчыларын чиста җиңү белән җиңделәр. Ярымфиналда егетләр баскетбол иң алга киткән спорт төрләренең берсе булган Алексеевск спортчылары белән очраштылар....

Үткән якшәмбедә Казанда яшь баскетболчылар көч сынашты.


Тренерлар - ДЮСШ укытучылары Р.Бикулов, В.Павлов, Г.Леонтьев, В.Альметкин, Н.Краснов кул астында шөгыльләнгән безнең район спортчыларына үз төркемнәрендә тиңнәр булмады. Аксубайлылар Арча, Балтач һәм Азнакай баскетболчыларын чиста җиңү белән җиңделәр.
Ярымфиналда егетләр баскетбол иң алга киткән спорт төрләренең берсе булган Алексеевск спортчылары белән очраштылар. Кызганыч, алар ун очко аермасы белән безнең егетләргә оттырдылар.
Финалда безнең район баскетболчыларына үзләренә таныш булган Балтач командасы белән көч сынашу җиңел булмады. Әмма составында Рөстәм Нигъмәтуллин, Рәдиф Сөләйманов, Денис Барышев, Дмитрий Тимочкин, Ринат Сөләйманов, Артем Малецков, Шамил Хисмәтуллин, Марат Питукин һәм Александр Альметкин булган аксубайлылар командасы төгәлләү уенында да сынатмады, балтачлыларны 39:35 исәбе белән җиңүгә иреште. Егетләр Яшьләр эше, спорт һәм туризм эшләре буенча министрлык Кубогы һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев