Аксубаево
  • Рус Тат
  • Безнең самбочылар – ТР җыелма командасында

    Казанда самбо буенча егетләр һәм кызлар (1999-2000 елларда туган) арасында самбо буенча ТР Беренчелеге узды. Ярышлар бу спорт төре буенча Идел буе федераль төбәге ярышларында катнашу өчен Татарстан җыелма командасына көрәшчеләрне сайлап алу ниятеннән уздырылды. Тренер Александр Скворцов тәрбияләгән спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Аксубайлылар 3 беренче урынны алдылар. Үзләренең авырлык...

    Казанда самбо буенча егетләр һәм кызлар (1999-2000 елларда туган) арасында самбо буенча ТР Беренчелеге узды.

    Ярышлар бу спорт төре буенча Идел буе федераль төбәге ярышларында катнашу өчен Татарстан җыелма командасына көрәшчеләрне сайлап алу ниятеннән уздырылды. Тренер Александр Скворцов тәрбияләгән спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Аксубайлылар 3 беренче урынны алдылар. Үзләренең авырлык категориясендә Эльвира Сәлахова, Сергей Овчинников һәм Михаил Горожанкин беренчелекне бирмәделәр. Киләсе Беренчелек ярышларында катнашу өчен аларны Татарстан Республикасының җыелма командасына сайладылар, ул Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендә үтәчәк.

    - Аксубай спортчылары - өметле, зур потенциалга ия, - дип билгеләде безнең самбочыларның әзерлек дәрәҗәсен ТР ФСБ башкарма директоры Альберт Вәлиуллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: