Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Беренче урында – футбол

Спортның әлеге төрен Аксубай малайлары гына түгел, кызлары да бик яраталар. Алар, мини-футбол буенча ДЮСШ беренчелегендә катнашып, моны тагын бер кат расладылар. 2003 елда туган кызлар арасындагы ярышларда алты команда көч сынашты. Нәтиҗәдә, Аксубай лицее кызларына тиңнәр булмады. Икенче урында - Иске Ильдеряк, өченчедә 3 нче Аксубай урта мәктәбе спортчылары....

Спортның әлеге төрен Аксубай малайлары гына түгел, кызлары да бик яраталар.

Алар, мини-футбол буенча ДЮСШ беренчелегендә катнашып, моны тагын бер кат расладылар. 2003 елда туган кызлар арасындагы ярышларда алты команда көч сынашты. Нәтиҗәдә, Аксубай лицее кызларына тиңнәр булмады. Икенче урында - Иске Ильдеряк, өченчедә 3 нче Аксубай урта мәктәбе спортчылары.
Бер яшькә өлкәнрәк кызлар арасындагы ярышлар әнә шулай тәмамланды: беренче урында исә лицей укучылары, искеибрайлылар - икенче, өченче мәктәп кызлары өченче урында.
Беренчелектә катнашучы өлкән сыйныф кызлары арасындагы матчлар үтә дә кызыклы булды. Бихисап матур комбинацияләр, җитез һөҗүмнәр һәм капкага туп кертү мизгелләре җанатарларны аеруча кыздырды. Аксубай лицее укучылары, көндәшләреннән өстенрәк булып, ышанычлы рәвештә беренче позицияне яуладылар. Ә инде 3 нче Аксубай урта мәктәбенең спорт сөючеләре икенче урын алып, Иске Ибрай кызларын өченче позициядә калдырдылар. Җиңүче командаларга ДЮСШның Мактау грамоталары һәм кубоклары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев