Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Беренче тапкырдан җиңү

Яз җитү белән, өй түбәләреннән тамган тамчылар да, кояш җылысыннан соң күренә башлаган кара җир дә, башын төртә генә башлаган үсемлек тә күңелне, кәефне күтәрә. Тирә-юнь ямьләнә, яңара. Ә менә узган ял көннәрендә Беловка авылы халкы яз килүгә шатланып, кар өстеннән салынган чаңгы юлыннан йөгереп калырга да ашыктылар.. Монда җирле...

Яз җитү белән, өй түбәләреннән тамган тамчылар да, кояш җылысыннан соң күренә башлаган кара җир дә, башын төртә генә башлаган үсемлек тә күңелне, кәефне күтәрә.


Тирә-юнь ямьләнә, яңара. Ә менә узган ял көннәрендә Беловка авылы халкы яз килүгә шатланып, кар өстеннән салынган чаңгы юлыннан йөгереп калырга да ашыктылар.. Монда җирле кешеләр Анатолий Бульбов һәм Владимир Кожеманов инициативасы буенча, Нурлат, Чирмешән районнары, Самара һәм Пермь өлкәләреннән килгән кешеләр арсында чаңгы буенча районара ярышлар булып үтте. Безнең районның танылган чаңгычыларыннан тыш, Иске Үзи, МЮД, Сидул Ерыклы авылларыннан да спортчылар килде. Иң кече чаңгычыга 7 мартта 6 яшь тулган иде, ә иң өлкәннәренә, Самара өлкәсенең Шентала районыннан ирле-хатынлы Епифоновларга-70 яшь.


Спортчылар яшь төркемнәренә бүленеп стартка киттеләр, ә менә финишка килеп җиткәч, алкышлар һәм "Афәрин!", "Ура!" сүзләреннән тыш, татлы приз-шоколад та алдылар. Ярышлар күңелле үтте.


"Беловка чаңгы юлы" призерлары дипломнар, медальләр, "Людмила" шәхси эшмәкәрдән призлар һәм оештыручылар, иганәчеләрдән акчалата премияләр дә алдылар. Матди планда Яр Чаллы Бокс федерациясеннән бертуган Терентьевлар, НГДУ Нурлат нефть белгече Селиванов, Нурлат муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Иванова, Беловканың актив пенсионерлары һәм кешеләре зур ярдәм күрсәттеләр, моның өчен аларга рәхмәт.


Призерларны бүләкләү тантанасына спорт сөючеләр-авыл ветераннары, Селиванов-Беловка ветераннар советы рәисе, Шуркин- "Верный путь" колхозының элеккеге рәисе, эшмәкәрләр-Алексеев, Давыдов, Кузьмин-Богдашкинодан килгән кунак, Нурлат районының фермер хуҗалыклары Ассоциациясе рәисе, Беловка фельдшеры Евлампьева, авыл старостасы Кожеманов чакырылды.


Бәйрәмдә шулай ук Нурлат шәһәренең ПЧ-73 вәкилләре дә бар иде. Болар - кадрлар буенча начальник урынбасары Кадящев һәм янгыннарны профилактикалау буенча инженер Наумов. ПЧ-73 нең сопрт тормышында актив катнашканнары өчен Владимир Кожемановка, Алексей Бульбовка, Никита Мулеевка Мактау грамоталары тапшырылды. Әлеге спортчылар берничә елдан бирле янгын частеның данын яклыйлар.


Кырда спортчылардан тыш, Беловкадан гына түгел, ә инде республиканың төрле почмакларыннан катйкан җанатарлар да бар иде. Ярышта катнашучылар өчен кайнар аш, шашлык әзерләнде, кибет эшләп, музыка яңгырап торды.


Беловкада мондый ярышлар беренче тапкыр оештырылды. Районда гына түгел, ә инде республикада да таныш булган тренерлар Бикушев һәм Альметкин, ДЮСШ директоры Нияз Хисмәтовның ярышларны югары дәрәҗәдә оештырганнары, әйбәт һәм кызыклы трасса әзерләгәннәре өчен рәхмәт сүзләре ишетүе аеруча күңелле иде. Беловка авылы халкына, башка район тренерларыннан да рәхмәт сүзләре ишетергә туры килде. Тренерлардан, мондый ярышларны ел саен үткәрергә, аның колачын җәелдерергә, дигән тәкъдим керде. Беловка авылы халкы әлеге тәкъдимне көчле алкышлар белән куәтләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев