Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР УЙНАДЫЛАР

Бильярд буенча район чемпионаты Аксубайда узды. Чемпионатта катнашырга бары тик алты кеше теләк белдерде һәм партияләр бер өстәл артында уздырылды. Кәеф күтәренкелеге зур чемпионатларга караганда ким булмады. Чөнки киң мәйданны алып торган бильярд яратучылар бөтен күңелләрен биреп уйнадылар. Гомумән, районда бильярд уйныйлар - аның өстәлләре кайбер оешмаларда һәм мәдәният йортларына...

Бильярд буенча район чемпионаты Аксубайда узды.


Чемпионатта катнашырга бары тик алты кеше теләк белдерде һәм партияләр бер өстәл артында уздырылды. Кәеф күтәренкелеге зур чемпионатларга караганда ким булмады. Чөнки киң мәйданны алып торган бильярд яратучылар бөтен күңелләрен биреп уйнадылар.

Гомумән, районда бильярд уйныйлар - аның өстәлләре кайбер оешмаларда һәм мәдәният йортларына урнаштырылган.

- Районда бильярд турниры оештырганнарына без бик шат, - дип сөйли турнирда катнашкан Ринат Сөләйманов. - Бильярд уйнарга авыл клубында өйрәндем.

- Иске Кармәт авылына Оренбургтан кунакка кайттым, турнир турында район газетасыннан укыдым да катнашып карарга булдым. Бильярдны илле ел уйныйм. 1999 елда Оренбург өлкәсендә әлеге уен буенча дөнья Чемпионатында катнашкан идем. Без анда унынчы урынны алдык. Сезнең көндәшләр лаеклы, - дип фикерләре белән уртаклашты 64 яшьлек Николай Крайнов.

Тамашачылар тын алырга да куркып уенны - катнашучыларның яшел тукыма өстенә иелеп, дөрес трактория эзләгәннәрен күзәттеләр. Чираттагы шар чокырга төшкәч, шау-гөр килеп аларны алкышладылар. Бильярдчылар уенын күзәтергә район башлыгы Камил Гилманов та килгән иде, ул Николай Крайнов белән бер партия уйнады.

- Безнең районда күп спорт төрләре үсеш ала, бильярдка юл бирергә дә вакыттыр дип саныйм, - дип билгеләп үтте Камил Камалович. - Районда бильярд яратучылар күп, ни өчен соң әле аларга әлеге юнәлештә үсәргә мөмкинлек бирмәскә.

- Уен әйләнә системасында үтте, финалда иң көчле уенчылар көч сынашты. Кубок һәм грамотага Оренбург кунагы лаек дип табылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев