Аксубаево
  • Рус Тат
  • Барлык төр бүләкләрне дә яуладылар

    Аксубай спортчылары "Көрәшү" чуаш милли спорты буенча төбәкара турнирдан өч "алтын", "көмеш" һәм "бронза" алып кайттылар. ТРның атказанган юристы Александр Огонев призына традицион ярышлар Нурлат районының Елаур авылында үтте. Александр Скворцов спортчылары Адель Садыйков (3 нче мәктәп) һәм Ильяс Хәбибрахманов (Түбән Татар Майнасы мәктәбе) мактау пьедесталының беренче баскычларын яуладылар. Шәрбәнле...

    Аксубай спортчылары "Көрәшү" чуаш милли спорты буенча төбәкара турнирдан өч "алтын", "көмеш" һәм "бронза" алып кайттылар.

    ТРның атказанган юристы Александр Огонев призына традицион ярышлар Нурлат районының Елаур авылында үтте. Александр Скворцов спортчылары Адель Садыйков (3 нче мәктәп) һәм Ильяс Хәбибрахманов (Түбән Татар Майнасы мәктәбе) мактау пьедесталының беренче баскычларын яуладылар. Шәрбәнле Ильяс Вафин көмеш бүләк иясе булды. Җәмил Сафиуллин кулы астында шөгыльләнгән Иске Ибрай авылы егетләре Рәҗәб Мифтахов - беренче, Айнур Төхвәтуллин өченче урыннарда.

    Фото: nurlat-tat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: