Аксубаево
  • Рус Тат
  • Балык та тоттылар – приз да алдылар

    Узган якшәмбедә боз астыннан балык каптырырга яратуылар традицион ярышларда призларны үзара бүлештеләр. Районда кышын ялтыравык батыргычлы кармак белән балык тотучылар ярышын Максим Сулейманкин җитәкләгән аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте оештыра. Бу юлы ярышлар үткән Киса буасында балык тотарга яратучылар - ветераннар, яшьләр, балалары белән гаиләләр җыелды. Ярышлар үткәрелү тарихында беренче тапкыр...

    Узган якшәмбедә боз астыннан балык каптырырга яратуылар традицион ярышларда призларны үзара бүлештеләр.

    Районда кышын ялтыравык батыргычлы кармак белән балык тотучылар ярышын Максим Сулейманкин җитәкләгән аучылар һәм балыкчылар җәмгыяте оештыра.

    Бу юлы ярышлар үткән Киса буасында балык тотарга яратучылар - ветераннар, яшьләр, балалары белән гаиләләр җыелды. Ярышлар үткәрелү тарихында беренче тапкыр кыз бала - Кристина Мартынованың боз астыннан балык тотуда катнашырга теләк белдерүен аерым билгеләп үтәсе килә. Әйтергә кирәк, Аксубай районының һәвәскәр балыкчылары арасында кышын боз астыннан балык каптыру ярышлары беренче тапкыр 1981 елда Чистай районында Кама елгасына кушылган Булдырь күлендә үткәрелгән.

    37 нче тапкыр үткәрелгән ярыш катнашучыларын Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин (ярышлар исә аның территориясендә үтте) һәм кышын балык тоту буенча ярышларны оештыручыларның башлап йөрүчесе, спорт ветераны, һәвәскәр балы- кчы Анатолий Калмыков сәламләде. Алар балыкчыларга балыкларның яхшы чиртүен теләделәр һәм, иң зур балык тоткан өчен дә, кечкенә балык өчен дә приз биреләчәк, дип аларның кәефләрен күтәрделәр.

    Ярышларга старт бирелде - балыкчылар кирәкле коралларын алып, бозны тишәргә керештеләр. Иң күп балык тоткан кешегә генә түгел, иң зур һәм иң кечкенә балык каптырган, иң өлкән һәм иң бәләкәй балыкчыга да призлар каралган иде.

    Беренче призер шунда ук ачыкланды - беренче булып бозны Илфар Искәндәров тиште. Икенче приз - беренче булып балык тоткан Михаил Растворовта.

    Калганнарын билгеләүгә өч сәгать вакыт кирәк булды - балык каптыруга нәкъ шулкадәр вакыт бирелде.

    Бу көнне уңыш Михаил Растворовка елмайды - ул иң күп балык тотып, беренче урынга чыкты. Икенче урында - Леонид Чентаев, өченчедә - Геннадий Капитонов.

    Иң өлкән балык тотучы - 69 яшьлек Борис Степанович Ефремов һәм иң бәләкәй балыкчы - дүрт яшьлек Артур Искәндәров һәм бердәнбер кыз бала - Кристина Мартынова да призлар алдылар. Иң зур балыкны каптырган - Геннадий Капитонов, иң кечкенә балык тоткан Фәнил Сабиров Мактау грамоталары алдылар. Телне йотарлык балык ашы пешергән Алексей Макаров та призсыз калмады. Традиция буенча аны учак ягып, зур казанда әзерләделәр һәм ярышларга килгән барча кешене дә сыйладылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: