Аксубаево
  • Рус Тат
  • Атказанган энергетик кубогына

    Ватанны саклаучылар көнендә Аксубайда Татарстанның атказанган энергетигы Николай Казаков истәлегенә волейбол турниры узды. Шуңа өстәп, Николай Казаков сәламәт яшәү рәвешен хуплаган кеше иде - волейбол уйнарга, гөмбә җыярга яраткан һәм аучы-балыкчы булган. Быел волейбол турниры 13нче тапкыр узды һәм районның иң көчле 10 командасын үзенә җыйды. Турнирны районның яшьләр эшләре...

    Ватанны саклаучылар көнендә Аксубайда Татарстанның атказанган энергетигы Николай Казаков истәлегенә волейбол турниры узды.

    Шуңа өстәп, Николай Казаков сәламәт яшәү рәвешен хуплаган кеше иде - волейбол уйнарга, гөмбә җыярга яраткан һәм аучы-балыкчы булган.

    Быел волейбол турниры 13нче тапкыр узды һәм районның иң көчле 10 командасын үзенә җыйды.

    Турнирны районның яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев ачты.

    - Хезмәт биографиясенең 40 елын Николай Васильевич энергетика тармагына багышлады, - дип билгеләп үтте ул. - Якташыбыз үзеннән соң тирән, якты эз калдырды.

    Николай Васильевичның волейболчы-спортчы, Аксубайның ветераннар командасы составында булган олы улы Евгений да турнирда катнашучыларны сәламләде. Николай Казаков эшен дәвам иткән районның баш энергетигы Марат Соруртдинов та, Николай Васильевичка хас булган төп сыйфатлар - тәртиплелек һәм гаделлекне билгеләп үтеп, катнашучыларга теләкләрен җиткерде.

    Николай Васильевич Казаковның тормышы Татарстан энергетикасы һәм районның энергетика тармагы үсеше белән тыгыз бәйләнгән. Үзенең хезмәт юлын ул 1961 елда Чистай шәһәренең "Сельхозэнергострой" оешмасында электромонтер булып башлый. Армиядә хезмәт иткәннән соң Аксубай май заводында электрослесарь булып эшли, 1965 елдан аның автобиографиясе Чистай электр челтәрләренең Аксубай РРЭСы белән бәйле - ул монда электромонтердан җитәкчегә кадәр күтәрелә. Ул үзенең 40 елдан артык гомерен энергетикага багышлаган, аның хезмәтләре дәүләт бүләкләре - Халыклар дуслыгы ордены, "Татарстанның өлкән энергетигы" билгесе белән билгеләнеп үтелгән, 2000 елда анарга "Татарстан Республикасының атказанган энергетигы" исеме бирелә, ә 2001 елда ул "Россия Федерациясенең мактаулы энергетигы" исеменә лаек була.

    Турнир көне буена сузылды һәм кичке алтыда гына тәмамланды. Нәтиҗәдә Николай Казаков истәлегенә оештырылган волейбол турнирының күчмә кубогын дүртенче ел рәттән Шәрбән авылының яшьләр командасы алды, икенче урында - Трудолюбово командасы, өченчедә - Шәрбән авылының икенче командасы. Бөтен командалар да Казаковлар гаиләсеннән бүләкләр алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: