Аксубаево
  • Рус Тат
  • Алда – ПФО Беренчелеге

    Аксубайның спортчы кызы Татарстан җыелма командасына эләкте. Шул көннәрдә Нурлатта укучыларның XI Спартакиадасы зачетында 2001-2002 елларда туган егет-кызлар арасында самбо буенча Татарстан Беренчелеге булып үтте. Өстәмә белешмә буенча 2003 елгыларга да ярышларда катнашу рөхсәт ителде. Ольга Шугаева турнирга шул рәвешле эләкте. Биш турда биш тапкыр җиңү яулап, 56 килограмм авырлык...

    Аксубайның спортчы кызы Татарстан җыелма командасына эләкте.

    Шул көннәрдә Нурлатта укучыларның XI Спартакиадасы зачетында 2001-2002 елларда туган егет-кызлар арасында самбо буенча Татарстан Беренчелеге булып үтте. Өстәмә белешмә буенча 2003 елгыларга да ярышларда катнашу рөхсәт ителде. Ольга Шугаева турнирга шул рәвешле эләкте. Биш турда биш тапкыр җиңү яулап, 56 килограмм авырлык үлчәмендә каршылыксыз җиңүче булды. Нәтиҗә - Идел буе федераль округына юллама. Александр Скворцов тәрбияләгән тагын бер спортчы Тимур Кондратьев та уңышлы чыгыш ясады. Савгач мәктәбе укучысы 42 килограмм авырлыктагы категориядә бронза медаль яулады. Призерларга бүләкләрне ТР Самбо Федерациясенең башкарма директоры Альберт Вәлиуллов тапшырды. Ул Аксубайның самбо мәктәбенә таң калуын белдерде.

    Фото: nurlat-tat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: