Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубайның дзюдо йолдызчыгы

Безнең район спортчысы «Дзюдо йолдызчыгы» IХ Халыкара турнирдан көмеш медаль белән кайтты. Турнир Киров шәһәрендә өч көн дәвам итте. Призлар өчен Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Көньяк Осетия, Азербайҗан, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия һәм Грузиядән килгән 2001-2003 елларда туган егетләр һәм кызлар көч сынашты. Ольга Шугаева сайлап алу турларында Мәскәү,...

Безнең район спортчысы «Дзюдо йолдызчыгы» IХ Халыкара турнирдан көмеш медаль белән кайтты.


Турнир Киров шәһәрендә өч көн дәвам итте. Призлар өчен Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Көньяк Осетия, Азербайҗан, Латвия, Литва, Эстония, Абхазия һәм Грузиядән килгән 2001-2003 елларда туган егетләр һәм кызлар көч сынашты.
Ольга Шугаева сайлап алу турларында Мәскәү, Ижевск, Чуашстан, Азербайҗан һәм Эстония спортчылары белән ярышты. Оренбургтан килгән спортчы кыз белән финал уенында чыгыш ясаганда бераз хата җибәрде. Хөкемдарлар карары белән җиңүче исеме аның көндәшенә бирелде. Ольга көмеш медальгә ия булды.

Әйтергә кирәк, Бөтенроссия дзюдо федерациясе карары белән Ольга дзюдо буенча бишенче кю - сары билбау иясе.
Дзюдочының квалификациясенә карап, аңа өйрәнгеч (кю) яки оста (дан) дәрәҗәсе бирелә. Кодоканда барлыгы 6 кю бар, иң кечкенә дәрәҗә 6 нчы кю. Иң өлкән дәрәҗә 1 нче кю. Дзюдо федерацияләренең кайберләрендә балалар өчен кю дәрәҗәләре саны мөһим.

- Киров шәһәрендә төрле дәрәҗәдәге ярышлар үтә, - дип уртаклашты тренер Александр Скворцов. - Ә «Россиядә дзюдо йолдызчыклары» оештыручылар тырышлыгы белән кара-каршы көрәш бәйрәменә әверелде һәм турнир халыкара статус алды...

- Озак еллардан бирле балаларны спортның төрле төрләренә җәлеп итү үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә. Бала дзюдо белән шөгыльләнә, ярышларда катнаша, җиңүгә омтыла икән, аңарда беркайчан да тәмәке тарту, наркотиклар куллану теләге тумаячак, - дип ассызыклады дзюдо буенча төбәк федерациясе президенты Олег Валенчук ярышларны ачу тантанасында.
Аксубай тренеры Александр Скворцов та аның белән килешә. Спорт балаларда ныклы холык тәрбияли, хезмәт сөючәнлекне арттыра.

- Без ирешелгәннәр белән генә чикләнмибез, алга таба да җиңүләргә, уңышларга омтылачакбыз, Аксубай спортчыларының исемнәре дөньякүләм дәрәҗәдә яңгырасын өчен бөтен көчебезне куячакбыз, ә моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, - диде Александр Семенович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев