Аксубайлылар – призерлар исәбендә
Иске Тимошкино урта мәктәбе бадминтончылары Алабугада бадминтон буенча ачык турнирда катнаштылар. Ярышлар республиканың төрле районнары һәм шәһәрләреннән 270 бадминтончыны бер мәйданга җыйды. Владислав Мулеев укучылары район данын лаеклы якладылар. Яшүсмерләр арасында парлы разрядта Денис Прохоров һәм Никита Мулеев икенче урынны яуладылар. Ә Никита ялгыз разрядта да уйнап, өченче нәтиҗәгә иреште....
Иске Тимошкино урта мәктәбе бадминтончылары Алабугада бадминтон буенча ачык турнирда катнаштылар.
Ярышлар республиканың төрле районнары һәм шәһәрләреннән 270 бадминтончыны бер мәйданга җыйды. Владислав Мулеев укучылары район данын лаеклы якладылар. Яшүсмерләр арасында парлы разрядта Денис Прохоров һәм Никита Мулеев икенче урынны яуладылар. Ә Никита ялгыз разрядта да уйнап, өченче нәтиҗәгә иреште. Яшь бадминтончы - беренче сыйныф укучысы Вадим Мулеевның дебюты да республика билгеләнешендәге ярышларда уңышлы булды. Шулай ук Аксубай командасы әгъзалары Лина Пилайкина һәм Августина Мишина да кортта үз позицияләрен нык тоттылар. Шул арада тренер Владислав Мулеев, өлкән яшьтәге төркемнәр арасында оештырылган уеннарда катнашып, иң көчлеләр исәбенә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев