Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайлылар – көмеш призерлар

    Чистайда шахмат буенча яшүсмерләр арасында "Зур Кама" 15 нче төбәк турниры узды. Турнирга рекордлы санда катнашучы - РФнең 13 шәһәре һәм районыннан 160 шахматчы килде. Ләкин оста уенчыларның күп булуына карамастан, Аксубай җыелма командасы (составында: Максим Борисов, Никита Убейкин, Игорь Белов һәм Юлия Муртазина булган) авыл командалары арасында 2 нче...

    Чистайда шахмат буенча яшүсмерләр арасында "Зур Кама" 15 нче төбәк турниры узды.

    Турнирга рекордлы санда катнашучы - РФнең 13 шәһәре һәм районыннан 160 шахматчы килде. Ләкин оста уенчыларның күп булуына карамастан, Аксубай җыелма командасы (составында: Максим Борисов, Никита Убейкин, Игорь Белов һәм Юлия Муртазина булган) авыл командалары арасында 2 нче гомумкоманда урынын яулады, ә уенчылар турнир иганәчесе - "Восток" Чистай сәгать заводыннан истәлекле бүләкләр алдылар. Тренерлар Геннадий Горбунов һәм Павел Крюков уңышның һәр яшь шахматчының тырышлыгы бәрабәренә яулануын билгеләп үттеләр.

    - Элек безнең аерым спортчылар призлы урыннарны даими яулап килделәр, - диләр алар. - Ләкин район җыелма командасы мондый урынга тарихта беренче тапкыр лаек булды. Шунысын да әйтеп үтәсе килә, команда Яшьләр шахмат лигасында тәҗрибә туплаган Аксубайның 2 нче мәктәбе укучыларыннан торды.

    Геннадий Горбунов квалификация зачетын тапшырды һәм ТР шахмат Федерациясеннән III халыкара категорияле хөкемдар сертификаты алды. Шул рәвешле, Геннадий Горбунов хөкемдарлыгында, 2017 елдан Аксубай раойнында ФИДЕ халыкара рейтингтагы шахмат буенча ярышлар уздырырга рөхсәт ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: