Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайдагы футбол стадионын төзү киләсе елда тәмамланачак

    Спорт объектын «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты кысаларында төзиләр.

    68 һәм 105 метрлы футбол стадионы төзелеше бу елның җәендә башланды. Башта мәйданчыкны чистарттылар, җирнең өске катламын салдырдылар. Хәзер спорт объектында ясалма каплам җәю эшләре тәмамланды.

    ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, стадионны төзекләндерү, трибуналарны урнаштыру киләсе елга кичектерелгән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: