Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубайда футбол буенча «Күн туп» ярышлары узды

Турнирда районның дүрт командасы – спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Ярышлар балалар арасында футболны популярлаштыру һәм ТР беренчелегендә катнашу өчен районның җыелма командасын формалаштыру максатыннан оештырылды. Көч сынашулар Сабан туе мәйданы территориясендә футбол мәйданчыгында узды.

Яшүсмерләрнең дүрт командасы районда иң көчле команда булып аталу хокукы өчен көч сынаштылар. Ахыр чиктә 3 нче Аксубай мәктәбе командасы абсолют җиңүче булды. Бу команда футболчысы Динар Зәйнуллин «Иң яхшы уенчы» номинациясен алды.

Икенче урынны Савгач мәктәбе командасы яулады. Уенчылар Никита Алексеев һәм Сергей Иванов «Иң яхшы һөҗүмче» һәм «Иң яхшы капкачы» номинацияләрендә билгеләп үтелделәр.

Рейтингның өченче баскычын 1 нче Аксубай мәктәбе командасы алды. Яшь спортчы Рүзәл Сафиуллин «Иң яхшы сакчы» дип танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев