Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда баскетбол буенча республика ярышлары тәмамланды

    Республиканың иң көчле командасы дип аталу хокукына ия булу өчен 14 яшькә кадәрле (2008 елда туган һәм яшьрәк) яшүсмерләрнең 9 командасы көч сынашты.

    Дүрт көн дәвамында «Юность» универсаль спорт залы мәйданчыгында республиканың Алексеевск, Байлар Сабасы, Питрәч, Яңа Чишмә, Аксубай, Буа районнары һәм Әлмәт (2 команда), Кама Аланы калаларыннан тугыз команда арасында киеренке көрәш барды.

    Турнирның беренче көнендә һәр команда берәр уен уйнады. Калган көннәрдә уеннар төркемнәр буенча узды, анда иң көчле командалар ярмыфиналга чыкты.

    Ярыш нәтиҗәләре буенча финалга 4 команда чыкты. Беренче урынны Алексеевск командасы яулады, 2 урында – Кама Аланы командасы, 3 урында – Питрәч командасы.

    Аксубай яшүсмерләр командасы җиденче урында.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: