Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубайда ау этләре күргәзмәсе узды

    Татарстан һәм аның чикләрендә Аксубай ау этләре башкаласы булып санала. Быел бездә иң яхшы токымлы ау этләренең ундүртенче зональ күргәзмәсе узды. Анда Яр Чаллыдан, Әлмәттән, Самара өлкәсеннән, Яңа Чишмә, Алексеевск, Балык Бистәсе, Чирмешән һәм Чистай районнарыннан килгән ау этләре хуҗалары катнашты. Сабантуй ипподромында лайка, эзәрлекләүче һәм рус бурзай этләре хуҗалары...

    Татарстан һәм аның чикләрендә Аксубай ау этләре башкаласы булып санала.


    Быел бездә иң яхшы токымлы ау этләренең ундүртенче зональ күргәзмәсе узды. Анда Яр Чаллыдан, Әлмәттән, Самара өлкәсеннән, Яңа Чишмә, Алексеевск, Балык Бистәсе, Чирмешән һәм Чистай районнарыннан килгән ау этләре хуҗалары катнашты.

    Сабантуй ипподромында лайка, эзәрлекләүче һәм рус бурзай этләре хуҗалары җыелды. Әйтергә кирәк, йорт этләре генә түгел, титуллы җиңүләр уялаган этләр дә, яшь этләр дә бар иде, аларның күбесе өчен бу беренче күргәзмә булды.

    Күргәзмәдә катнашучыларны Аксубай аучылар оешмасы җитәкчесе Михаил Сулейманкин сәламләде. Менә 14 нче ел инде Татарстан ау этләре бүлегенең квалификацияле эксперты Анатолий Лунев һәм Борис Исаев күргәзмәнең баш хөкемдарлары булып торалар.

    74 яшьлек Борис Исаев, күргәзмәне ачып, 32 ел гомерен Аксубай районы аучылык тормышына багышлаган, гомере иртә өзелгән Василий Альметкинны бер минутлык тынлык белән искә алырга һәм 14 нче күргәзмәне Василий Васильевич истәлегенә багышларга тәкъдим итте. Эт хуҗалары бу фикерне хуплады.

    - Программада эзәрлекләүче этләрне сынау планлаштырылмаган (гадәттә ул күргәзмә алдыннан уздырыла), аларны апрель азагында үткәрделәр инде. Бүген - үзенчә матурлык подиумы, этләрнең тышкы кыяфәтләренә бәя бирәбез, - диде Анатолий Лунев.

    Татарстан ау этләре бүлеге экспертлары һәм аларның ярдәмчеләре төркемнәргә бүленеп, һәр эткә токымына, яшенә һәм җенесенә карап бәя бирделәр. Экспертларны этләрнең тышкы кыяфәте, үзен ничек тотуы һәм ау этләре өчен төп сыйфат булып торган тешләр сыйфаты да кызыксындырды.

    Тагын шуны билгеләп үтәсе килә, Аксубай районы очраклы гына ау этләре башкаласы булып саналмый, чөнки районда токымлы ау этләре асрауга аерым игътибар бирелә, титуллы этләр саны да бездә елдан-ел арта бара. Төрле яшь төркемендә быел да Аксубайның ау этләре хуҗалары Юрий Докторов, Василий Гаврилов, Михаил Сулейманкин, Александр Крюковларның җиңүгә ирешүләре канунлы. Өстәвенә кайберләренең берьюлы икешәр эте титулга ия булды, ә хуҗалары грамоталар, аучылар һәм балыкчылар район оешмасыннан призлар алдылар.

    ФОТОГАЛЕРЕЯ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: