Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай йөзүчеләре спорт казанышлары копилкасын тулыландырдылар 

Спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр йөзү буенча Мөслим районының ачык беренчелегендә җиде медаль яуладылар.

Спорт мәктәбе тренерлары Геннадий Леонтьев һәм Яков Крюков спортчыларны чираттагы ярышларга әзерләделәр. Йөзүчеләр күнегүләр сезонын тагын җиде медаль яулап төгәлләделәр. 

2011 елгы кызлар арасында 100 м га (брасс стилендә) һәм 50 м га (ирекле стильдә) йөзү буенча Оксана Ашаева җиңүче булды. Екатерина Кудряшова, 2013 елгы (50 м, брасс), Егор Куштуков, 2011 елгы ( 100 м, брасс), Алиса Безрукова, 2010 елгы (100 м, комплекслы йөзү) бронза призерлар булдылар. 

Моннан тыш, 4*50 метрлы эстафетада 2010-2011 елгы кызлар командасы (брасс) һәм 2011 елгы малайлар командасы (ирекле стиль) икенче урынны яуладылар. 

Мөслим муниципаль районының ачык беренчелегендә республиканың алты районыннан командалар катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев