Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай йөзүчеләре күнекмәләрен төрле ярышларда ныгыталар

Спорт мәктәбе тренерлары Геннадий Леонтьев һәм Яков Крюков тәрбияләгән спортчылар Балык бистәсе районының йөзү буенча ачык турниры призерлары булдылар.

Спорт мәктәбендә дә уку елы ахырына якынлашып килә. Бик тиздән тәрбияләнүчеләр җәйге каникулларга китәчәк. Әмма, шуңа да карамастан, тренировкалар дәвам итә, һәм республиканың төрле районнарында йөзү буенча ярышлар уза. Безнең спортчылар аларда актив катнашалар.

Йөзү буенча чираттагы ачык турнир Балык бистәсе районында узды. Республиканың дүрт районыннан 70 спортчы «ЭкоДом» генераль директоры Айнур Шәмиев призына көч сынашты. Аксубай районы командасын спорт мәктәбе тренерлары Геннадий Леонтьев һәм Яков Крюков тәкъдим итте.

Уку елы дәвамында алар балаларны төрле стильдә йөзәргә өйрәттеләр. Чираттагы ярышларда да балалар тренерларының йөзенә кызыллык китермәделәр, призлы урыннарны алдылар. 100 метрлы дистанциядә комплекслы йөзү стилендә Григорий Бондарев (2006 елгы), Анастасия Бочкарева (2009 елгы), Әмир Зартдинов (2010 елгы) һәм Матвей Федоров икенче урынны алдылар, Ангелина Кириллина (2008 елгы) өченче урынны яулады. Василий Горбунов ирекле стильдә көмеш приз иясе булды. Моннан тыш, шул ук стильдә Григорий Бондарев бронза призер булды.

– Соңгы турнирлар һәрвакыт кызыклы. Спортчылар бер ел эчендә үзләштергән спорт күнекмәләрен тулысынча күрсәтергә тырышалар. Беркемнең дә кәефе төшәргә тиеш түгел: кемгәдер – бу беренче стартлар. Һәрхәлдә, барлык спортчыларның да ярыш тәҗрибәсе гомуми копилкада туплана, – дип бүлеште тренер Яков Крюков. – Нигездә, куелган бурычны уңышлы үтәдек. Шуңа да кармастан, спортчылар һәрвакыт аннан да югарырак һәм яхшырак нәтиҗәләрне күрсәтергә омтылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев