Аксубаево
  • Рус Тат
  • Аксубай техникумы студентлары республика рәсемнәр һәм видеороликлар бәйгесендә катнаштылар

    Чара яшьләрдә экстремистлыкка каршы дөньяга караш формалаштыру максатыннан уздырылды.

    Техникум шәкертләре октябрь аенда террорчылыкка каршы патриотик тематикага креатив интернет-контент булдыру буенча республика бәйгесендә катнаштылар. Чара 6 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр узды.

    Катнашучыларның эшләре ике категориядә – видеоролик, плакат рәвешендә кабул ителде. Һәр категориядә номинацияләр билгеләнде.
    2 курс студенты Ангелина Иванова «Терроризм – бөтен кешелек дөньясына янау, гражданлык җәмгыятендә экстремизм күренешләренә урын юк!» номинациясендә катнашты. Кыз плакатта кулында курчак-марионетка тоткан һәм коралны балалы хатынга төбәгән ирне сурәтләгән. Рәсемнең асылы шунда, һәр кеше чит кулларда марионетка була ала, әмма моңа юл куярга ярамый.

    1 курс талибәсе Анастасия Закирова үзенең эшен «Мәңгелек яраткан туган ягым» номинациясендә тәкъдим итте. Рәсемдә ул үз Ватанына булган мәхәббәтен чагылдырырга тырышкан.

    Хәзерге вакытта конкурста катнашучылар нәтиҗәләрнең игълан ителүен көтәләр.

     

    Фото: Аксубай техникумыннан

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: