Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай шахматчылары республикада икенче урында

Яр Чаллыда шахмат буенча ТРның IV команда чемпионаты узды.

Аксубай җыелма командасы бу юлы ике команда белән чыгыш ясады. Икенче команда (составында: Геннадий Горбунов, Айназ Хәйруллин, Алмаз Камилов, Илнар Гафиятов) тәҗрибә тупласа, беренче команда алдында (аның составында: Купцов Савелий, Фаил Гафиятуллин, Тимур Мәгыйзов, Адель Купцов, Андрей Егоров (запастагы уенчы)) финалга чыгу бурычы торды.

«Аксубай-1» командасы баштан ук уенны кискен башлады. Зәйдән көндәшләрен 4 : 0 исәбе белән җиңделәр, аннары Лениногорск уенчыларыннан оттырдылар, Чаллы яшьләрен җиңделәр һәм баулылыларга каршы киеренке көрәштеләр.
Турнир уртасында команда лидерларының берсе – Адель Купцовның формада булмавы ачыкланды. Берничә тапкыр ул көчле булмаган көндәшләренә оттырса да, гәрчә кайбер партияләрдә өстенлек аның ягында булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу вакытта команданы Тимур Мәгыйзов алга тартты.

Алмашка чыккан Андрей Егоров та үзен яхшы яктан күрсәтте. Соңгы турларда «Аксубай-1» командасы Чаллының ике көчле командасы белән тигез исәпкә уйнады һәм финалга чыгу өчен безнекеләргә Актаныш җыелма командасына (соңгы елларда өч тапкыр чемпион) каршы көрәшергә туры килде. Һавада нинди киеренкелек хөкем сөрүе турында сөйләп торырга кирәкме икән, чөнки безнең команданы исәпләрнең тигез булуы канәгатьләндермәде! Тимур Мәгыйзов дебютта җиңү яулады!

Биш минуттан соң аны Адель Купцов хуплады. Кемнең мөһим булган ярты очко ала алуы хәл ителде: «Аксубай-1» җыелмасын финалга Савелий Купцов алып чыкты!

Газиев (авыл шахматчылары арасында ТР чемпионы) белән көч сынашуда безнең уенчы хәйләле юл белән шах куя алды! Җиңү!
Беренче тапкыр Актаныш финалга чыкмады, ә «Аксубай-1» командасына хәзер Саба шахматчылары белән төп очрашу көтелде. Өстәмә күрсәткечләр буенча, сайлап алу турнирында шәхси очрашу исәбенә, алар безнекеләрдән югарырак баскычта булдылар. «Аксубай-1» командасын бары җиңү генә канәгатьләндерде: секундлы вакыт аралыгында Адель Купцов җиңүгә иреште, Андрей Егоров биреште, Тимур Мәгыйзов та, дебютта уен сыйфатын югалтып, үзеннән күпкә көчсезрәк көндәшен җиңә алмады.

Финалда 2-2 йомгаклау ничьясы һәм алтын Байлар Сабасына китте. Әмма Аксубай җыелма командасының көмеш медале дә югары интеллектуаль күрсәткеч, өстәвенә, рапидада безнең шахматчылар мондый уңышларга ирешмәделәр!

Икенче көнне блицада Андрей Егоров икенче команданың запас уенчысы булды. Ә безнең лидерлар, күрәсең, алдагы көн финалында бөтен көчләрен калдырганнар булып чыкты, чөнки бишенче нәтиҗәнең башка аңлатмасы юк. аңлатып булмый. Өстәвенә, жирәбә белән дә уңыш елмаймады, гәрчә монда да аксубайлылар лаеклы каршы торсалар да – Казанның “Авиатөзелеш” командасы белән матч 1 : 3, Алабуга командасы белән 2 : 2, сабалылар белән 2 : 2 исәбе белән төгәлләнде. Бу юлы безгә финалга чыгу өчен актанышлылардан оттыру гына комачаулады. Тик безнең шахматчылар өметләрен өзмиләр һәм киләсе елда чемпион булырга тырышачаклар! Моның өчен потенциал бар: блицада икенче җыелма команда беренчесе кебек үк очко җыйды!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев