Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай Сабан туенда ат чабышлары узды

Йөгерешләрдә «Актай» агрофирмасы атлары иң яхшысы дип табылды.

Традицион ат чабышлары – Сабан туеның аерым һәм иң күркәм өлеше. Быел һава торышы яхшы булды, алты заезд уңышлы узды. «Актай» агрофирмасы, Иске Ибрай фермеры Җәүдәт Ярмөхәммәтов юртаклары, шулай ук Чистай дәүләт ат абзарында тәрбияләнүче атлар үз чиратын көтте. Дүрт узышта 2, 3, 4 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк атлар, икесендә ярым токымлы һәм җирле токымдагы атлар катнашты.

Катнашучылар җитезлек һәм идарә итү осталыгын күрсәттеләр. Ат чабышлары нәтиҗәләре буенча беренче урынны Рәфис Мингатинның Вымпел кушаматлы аты җиңү яулады. Икенче урынны Рифат Гафиятуллинның Бавария кушаматлы аты алды. Ринас Закиров һәм Марсель Миндубаевның Виспа һәм Фиара кушаматлы атлары икенче урынны яуладылар. Ринат Камаев һәм Александр Камышовның Фиталогия һәм Дочка кушаматлы атлары финишка өченче булып кидлде.

Юртаклар арасында иң яхшы нәтиҗәләрне «Актай» агрофирмасы атлары күрсәтте. Алар мөмкин булган унике урыннан ун призлы урын алдылар. Ильнур Ярмөхәммәтов идарә иткән Җәүдәт Ярмөхәммәтовның Александрия кушаматлы рус юртагы икенче урынны яулады. Хәлил Латыйпов идарә иткән Альтуист кушаматлы айгыр (Чистай дәүләт ат абзары) финишка өченче булып килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев