Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай районында футбол буенча турнир узды

«Экстремизмга – Юк!» айлыгы кысаларында Иске Ильдеряктә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган ир-атлар командалары арасында футбол буенча ачык турнир үткәрелде.

Турнирны Иске Ильдеряк авыл җирлегенең оештыру комитеты районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге ярдәме белән оештырды.
Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Сергей Маклаков һәм педагогика ветераны, РФның мактаулы мәгариф хезмәткәре Михаил Пикмуллин ярышларда катнашучыларны сәламләделәр һәм аларга гадел уен теләделәр.
Киеренке көрәш барышында «Сокол» командасы беренче урынны алды, икенче урын «Енорускино» командасына бирелде, өченче урында «Ильдеряк» командасы. Шулай ук турнирның иң яхшы уенчылары билгеләнде. Иң яхшы һөҗүмче – Роберт Сәфәров, иң яхшы капкачы – Дмитрий Шишкин, иң яхшы сакчы – Евгений Посредников.

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев