Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Аксубай пенсионерлары яшь спортчылардан калышмый

Өченче буын кешеләре арасында спортның төрле төрләре буенча XII Республика спартакиадасының беренче этабы узды.

ПФРның Аксубай районында клиентлар хезмәте җитәкчесе Владимир Тимофеев сәламләү сүзләреннән соң, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган пенсионерларның XII Спартакиадасы старт алды. Җиңүчеләрне дүрт дисциплина буенча билгеләделәр.

Беренче булып йөгерешчеләр сарт алды. 1 км дистанциядә Валерий Альметкин һәм Маргарита Золина лидерлар булдылар. Икенче булып финишка – Василий Крмаков һәм Раиса Мишанина, өченче булып Валерий Сулбаев һәм Валентина Наумова йөгереп килде.

Спартакиадада катнашучылар дартс уенында үзләренең җитезлекләрен һәм төгәллекләрен тикшерделәр. Ярышучылар арасында Александр Перепелкинга һәм Раиса Мишанинага тиңнәр булмады. Валерий Альметкин һәм Маргарита Золина алардан бераз гына кимрәк балл җыйды. Өченче урынны Георгий Горбунов һәм Гөлсинә Аккулова яулады.

Өстәл теннисында Фәнис Низаев һәм Галина Макаренкова барысыннан да яхшырак уйнадылар. Бу төр спортта Александр Перепелкин һәм Раиса Мишанина икенче булдылар. Николай Матвеев һәм Маргарита Золина бронза яуладылар.

Йөзүдә Валерий Сулбаев һәм Лидия Горбунова барыннан да чыдамлырак һәм җитезрәк булып чыкты. Икенче урынны Василий Крмаков һәм Лидия Ерашова яулады. В. Никитин һәм Анна Батманова рейтингның өченче баскычына күтәрелделәр.

Яшь буын өчен үрнәк булып торган өченче буын вәкилләре ярышларда теләп катнаштылар һәм алардан ләззәт алдылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга грамоталар һәм медальләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев