Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Агрофирма кубогына

Иске Кыязлы урта мәктәбе базасында "Алтэкс" ООО призына милли көрәш буенча ярышлар үтте. Ярышларда 6 команда катнашты. Чараны район башлыгы Камил Гилманов ачты. Ул үз чыгышында бертуган Заһидуллиннар авыл хуҗалыгы производствосына гына ярдәм итмиләр, авылның социаль өлкәсендә һәм спортны үстерүдә дә аларның булышлыгы зур, дип билгеләп үтте. Ул көнне иң...

Иске Кыязлы урта мәктәбе базасында "Алтэкс" ООО призына милли көрәш буенча ярышлар үтте.


Ярышларда 6 команда катнашты. Чараны район башлыгы Камил Гилманов ачты. Ул үз чыгышында бертуган Заһидуллиннар авыл хуҗалыгы производствосына гына ярдәм итмиләр, авылның социаль өлкәсендә һәм спортны үстерүдә дә аларның булышлыгы зур, дип билгеләп үтте.
Ул көнне иң көчлеләр ачыкланды. Шулай итеп, 28 килограммга кадәрле авырлык үлчәвендә Айнур Төхвәтуллин, Марат Җиһангиров, Руслан Ситдыйков призлы урыннарны алдылар. 32 килограммга кадәрле авырлык үлчәвендә Салават Вәлиуллин, Рәҗәп Мифтахов һәм Равил Яруллин җиңүгә ирештеләр. Ә Зөлфәт Зәйдуллин, Булат Әхмәтов һәм Илсәяр Сафиуллин 36 килограммга кадәрле авырлык категориясендә иң көчлеләр булдылар. Ришат Шакиров, Илнар Гелметдинов, Фәнил Гатауллин үзләренең авырлык категориясендә яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. 45 килограммга кадәрле авырлыкта Самат Гайнуллин, Илфат Сөләйманов һәм Айназ Гиззәтуллин җиңүчеләр булдылар. 50 килограммга кадәрле авырлыкта Рәмис Бикушев, Нияз Сабиров һәм Илназ Хаммәдиев беренче-өченче урыннарны яуладылар. 55 килограммга кадәрле авырлык категориясендә Илшат Җәлалетдинов, Айзат Шакиров, Минзөфәр Галиуллин җиңүгә ирештеләр. 60 килограммнан артык авырлыкта Филүс Мостафин, Евгений Ласточкин, Рәнис Мусин призлы урыннарны яуладылар.
Команда нәтиҗәләре буенча Иске Кыязлы җыелма командасына (тренер М.Мөдәрисов) - беренче, искеибрайлыларга (Д.Сәйфуллин) - икенче, яңаибрайлыларга (Р.Шамазов) өченче урын бирелде. Барлык призерлар да "Алтэкс" ООО һәм ДЮСШ медальләре, грамоталары һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Алтэкс” ООО призына