Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ачык беренчелек

Якшәмбе көнне районнан туксанга якын шашкачы Яшьләр үзәгендә үткән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе ачык беренчелегендә катнаштылар. 1978 елның 1 апрелендә беренче тапкыр үткәрелгән моңа охшаш чемпионатта 13 шашка яратучы катнашты. Быел Геннадий Горбатов абсолют чемпион булды. Җиңүгә ул Иске Кармәттән түбән сыйныф укучылары арасында беренче урынны яулаган Юля Мортазина кебек...

Якшәмбе көнне районнан туксанга якын шашкачы Яшьләр үзәгендә үткән шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе ачык беренчелегендә катнаштылар.


1978 елның 1 апрелендә беренче тапкыр үткәрелгән моңа охшаш чемпионатта 13 шашка яратучы катнашты. Быел Геннадий Горбатов абсолют чемпион булды. Җиңүгә ул Иске Кармәттән түбән сыйныф укучылары арасында беренче урынны яулаган Юля Мортазина кебек киеренке көрәш аша ирешә. Малайлар арасында әлеге яшь төркемендә Савгачлы Данил Андреев җиңү яулады. Өлкән сыйныфлар арасында район үзәге лицее укучысы Ильвира Салахова һәм савгачлы Андрей Липатов аерылып торды. Хатын-кызлар турнирында ДЮСШ вәкиле Татьяна Ванюкова беренче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ачык беренчелек