Аксубаево
  • Рус Тат
  • “Аҗаган-2017“ призерлары

    Аксубай укучылары Болгарда үткән "Аҗаган-2017" хәрби-спорт уенының зональ этабыннан кайттылар. Республиканың сигез районы арасында безнең физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Юрий Макаров һәм Емелькино мәктәбеннән тренер - тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Алексей Никитин җитәкчелегендәге команда яхшы нәтиҗәләргә иреште. Ярышлар программасына интеллектуаль бәйге, "Визитка" (әләмгә тиңләшү), АК-47 автоматын сүтеп...

    Аксубай укучылары Болгарда үткән "Аҗаган-2017" хәрби-спорт уенының зональ этабыннан кайттылар.

    Республиканың сигез районы арасында безнең физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Юрий Макаров һәм Емелькино мәктәбеннән тренер - тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Алексей Никитин җитәкчелегендәге команда яхшы нәтиҗәләргә иреште. Ярышлар программасына интеллектуаль бәйге, "Визитка" (әләмгә тиңләшү), АК-47 автоматын сүтеп җыю, сафка тезелеп атлау, ату, көч әзерлеге, йөгерү, 50 метрга эстафеталы йөзү, тормыш иминлеге нигезләре буенча бәйгеләр, топографик карта буенча җирлектә яраклашу керде.

    Иң көчле кадет мәктәпләре катнашында узган киеренке көрәштә, безнең команда ике номинациядә призлы урыннарга лаек булды: составында Юлия Мигачева, Анна Галочкина, Илсаф Хәмидуллин, Владимир Шишкин, Илья Захаров, Александр Павлов һәм Максим Филиппов булган команда "Йөзү. 50 метрлы эстафета" номинациясендә беренче урынга чыкты. "Көч әзерлеге" номинациясендә өченче урын, алдан санап үтелгән спортчылар белән беррәттән, Анастасия Ефремова, Ольга Шугаева, Айназ Ганиев, Роман Лаврентьев, Зиннур Хәмитов, Никита Качаев һәм Адель Хисмәтов та булган җыелма команда әгъзалары тырышлыгы белән яуланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: