Аксубаево
  • Рус Тат
  • 4000 аксубайлы ярышты

    Якшәмбе көнне Россия буенча Милләтләр кроссы уздырылды, аңарга Аксубай районы да кушылды. Массакүләм йөгерү Ленин мәйданында старт алды. Профессионал спортчылар белән бергә стартка җиңел атлетика ветераннары һәм спортның әлеге төре белән мавыгучылар, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучылар да чыкты. Шулай ук җитәкчеләр белән бергә хезмәт коллективлары, балалары белән гаиләләр дә әлеге...

    Якшәмбе көнне Россия буенча Милләтләр кроссы уздырылды, аңарга Аксубай районы да кушылды.

    Массакүләм йөгерү Ленин мәйданында старт алды. Профессионал спортчылар белән бергә стартка җиңел атлетика ветераннары һәм спортның әлеге төре белән мавыгучылар, сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучылар да чыкты. Шулай ук җитәкчеләр белән бергә хезмәт коллективлары, балалары белән гаиләләр дә әлеге чарадан читтә калмадылар.

    Район Советы, башкарма комитет вәкилләре, авыл җирлеге башлыклары да активлык күрсәттеләр. Ярышларда катнашу өчен мең ярымга якын кеше җыелды. Авылларда исә - ике мең ярымнан артыграк.

    Чарада катнашучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде.

    - Милләтләр кроссы - ул илебезнең гади спорт вакыйгасы гына түгел, ул физик культураны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы мөһим социаль фактор, - дип билгеләп үтте Камил Камал улы. - Катнашучылар арасында яшьләрне һәм яшь буын вәкилләрен күрү куандыра.

    Районда яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә тарту өчен күп нәрсә эшләнде. Спорт объектлары саны елдан-ел арта бара. Ә инде бүгенге кросста шул кадәр кешеләрнең катнашуы эшләгән эшебезнең заяга булмавын раслый. Димәк, халык спорт белән шөгыльләнә. Бүгенге чарага килгән һәркемне сәламлим һәм уңышлар телим.

    Бөтенроссия йөгерү көнендә һава торышы да матур, кояшлы иде. Старт бирелде. Катнашучылар бердәм булып мәйданнан йөгереп үттеләр. Бераздан соң финишка якынлашучылар күренде. Иске Савруштан Сергей Иванов беренче килеп җитте. Милләтләр кроссында җиңү яулау түгел, ә инде аңарда катнашу әһәмиятле. Кросс тәмамлангач барысын да фонтан янына истәлекле фотосессиягә чакырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: