Аксубаево
  • Рус Тат
  • 30 октябрь – Россиядә Тренер көне

    Тренер спортчы өчен тырышлык үрнәге, киңәшче һәм дус. 2019 елда илебез безгә сәламәт, физик яктан нык булырга һәм максатларга ирешергә ярдәм иткән кешеләр – Тренерлар көнен егерменче тапкыр билгеләп үтә. Күп очракта алар үзләре тәрбияләгән балаларның сәләтенә әти-әниләренә караганда күбрәк ышана.

    Спорт дәресләрендә һәрвакыт янәшәдә булган, авыр минутларда ярдәм итә һәм уңышларга дәртләндерә алган остаз образы гомер буена хәтердә саклана.

    Үзе тәрбияләгән балаларның уңышлары һәм казанышлары - аның өчен иң кадерле бүләк.

    Бүген, Тренер көнендә, Аксубай районының барлык тренерларына тәрбияләнүчеләренә куйган тырышлыклары, вакытлары, остазлыклары, башкарган эшләре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Җиңүләргә ирешү өчен нинди юлдан барырга кирәклеген сез беләсез.

    Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек!

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: