Аксубаево
  • Рус Тат
  • 21нче тапкыр үткән шахмат турниры

    Халыклар Бердәмлеге көнендә район гәзите призына шахмат буенча ХХI традицион турнир үтте. Ул басманың туган көненә багышланды. Карлы буранлы һава торышы авыл мәктәпләре укучыларының турнирда катнашуына комачаулады, бу юлы шахмат өстәле артында бары тик район үзәге укучылары һәм исемнәре яхшы таныш уенчылар гына җыелды. - Район басмасы призына үткәрелгән турнирның...

    Халыклар Бердәмлеге көнендә район гәзите призына шахмат буенча ХХI традицион турнир үтте. Ул басманың туган көненә багышланды.

    Карлы буранлы һава торышы авыл мәктәпләре укучыларының турнирда катнашуына комачаулады, бу юлы шахмат өстәле артында бары тик район үзәге укучылары һәм исемнәре яхшы таныш уенчылар гына җыелды.

    - Район басмасы призына үткәрелгән турнирның укучыларны һәм район шахматчыларын бергә туплавы безне сөендерә. Шахматчыларга алмаш үссә, ә безнең басманың яңа укучылары арта, - дип билгеләп үтте "ТАТМЕДИА" Аҗ филиалы район гәзите редакциясенең директор-баш мөхәррире Айдар Моратшин. - Безнең күркәм йолаларыбыз һәм бәйрәмнәребез бихисап, гәзитне алдырыгыз, укыгыз, без оештырган чараларда катнашыгыз, призлар отыгыз. Партнерларыбыз - балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенә, шәхсән аның директоры Нияз Хисмәтовка турнирны оештырган өчен рәхмәт белдерәбез.

    Турнирда катнашучыларны һәм аларны оештыручыларны ялда булган район башлыгы Камил Гилманов та телефон аша котлады. Ул гәзитнең туган көне уңаеннан җылы тәбрикләүләрен җиткерде. Район гәзитенең, үзенең укучыларына һәм йолаларына тугры калып, 86 ел дәвамында замана белән бергә атлаган, күп милләтле район тормышын яктырткан, яңалыклар белән таныштырып барган бердәнбер массакүләм мәгълүмат чарасы булуын ассызыклады.

    - Район гәзите призына шахмат турниры - иң яраткан турнирларның берсе, - дип билгеләп үтте өлкән катнашучыларның берсе Геннадий Якимов. Бу күркәм йолага нигез салучы һәм арабыздан вакытсыз киткән журналистларны үзенә күрә искә алу да, шуның белән бергә район гәзитен хуплау мөмкинлеге дә, чөнки ул барлык шахмат турнирларын, мәдәни-спорт чараларын яктыртып бара һәм җиңүчеләргә ярты елга подписка бүләк итә.

    Район гәзите призына шахмат турниры 1995 елдан алып үткәрелә. Аңа Валерий Горбунов нигез сала. Коллегабыз җурналист Александр Трофимов, районның шахмат спорты тарихы легендасы, элеккеге СПТУ директоры Юрий Сухалов, мөгаллим Павел Егоров та аны оештыруда инициатор булалар.

    Ярышларга баш хөкемдар - турнирга нигез салучы һәм әлеге уенга мөкиббән булган кешенең улы Геннадий Горбунов бәя бирде. Катнашучыларга уен кагыйдәләре хакында искәртеп, ул ярышларга старт бирде. Шахмат баталияләре кызганнан-кыза барды. Өч сәгатькә сузылган турнир иң-иңнәрне билгеләде. Район гәзите призына үткәрелгән XXI шахмат турнирында ир-атлар арасында Михаил Водышев, Алмаз камилов һәм Геннадий Горбунов җиңү яуладылар.

    Кызлар арасында беренче урынны 3 ел рәттән Юлия Муртазина яулый, икенче урында - Анна Михайлова, өченче урынны ике катнашучы - Сөмбел Билалова һәм Эльвина Билалова үзара бүлеште.

    Яшүсмерләр арасында Никита Убейкин (1 урында), Илсаф Даутов (2 урында), Данила Маклаков (3 урында) призер булдылар. Барысы да Аксубайның 2 нче мәктәбеннән тренер Геннадий Горбунов укучылары.

    Геннадий Якимов, Игорь Белов, Динар Хәсәншин яхшы уен, җиңүгә омтылыш сыйфатларын күрсәттеләр. Тупланган очколар суммасы буенча алар призерлардан беразга гына калыштылар.

    Приз ияләренең барысы да район гәзитенең директор-баш мөхәррире Айдар Моратшин кулыннан - грамоталар, ә беренче урыннарны алучылар 2017 елның беренче яртыеллыгына район гәзитенә подписка да алдылар.

    Район шахматчылары гәзит мөхәрриренә шашка турниры оештыруны үтенеп мөрәҗәгать иттеләр. Бу мәсьәлә, әлбәттә, каралачак, бу хакта без гәзит укучыларына хәбәр итәчәкбез.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: