Аксубаево
  • Рус Тат
  • 2015 ел нинди эш-гамәлләр белән истәлекле булды? Спорт

    Физкультура-сәламәтләндерү юнәлеше буенча 2015 елда Аксубай районы Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре арасында 38 нче урыннан 16 нчы урынга күтәрелде. Бу - ачык спорт мәйданчыклары, спорт комплексы, мәктәпләрнең спорт түгәрәкләре һәм секцияләренең эш нәтиҗәсе. Районның барлык халкы диярлек спорт белән шөгыльләнә. Спорт өлкәсендәге уңышлар, бу беренче чиратта, тренер-укытучылар Рәис Бикулов, Фәрхат...

    Физкультура-сәламәтләндерү юнәлеше буенча 2015 елда Аксубай районы Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләре арасында 38 нче урыннан 16 нчы урынга күтәрелде.


    Бу - ачык спорт мәйданчыклары, спорт комплексы, мәктәпләрнең спорт түгәрәкләре һәм секцияләренең эш нәтиҗәсе. Районның барлык халкы диярлек спорт белән шөгыльләнә.

    Спорт өлкәсендәге уңышлар, бу беренче чиратта, тренер-укытучылар Рәис Бикулов, Фәрхат Гайнуллин, Геннадий Леонтьев, Ольга Васильева, Анфиса Ишметова, Александр Лодоркин, Валерий Павлов, Валерий Чугунов, Владимир Альметкин, Владислав Мулеев, Рәис Бикушев, Александр Скворцов, Минзөфәр Мөдәрисов, Җәмил Сайфуллин, Яков Крюков, Нияз Хисмәтовларның казанышы. Тармак җитәкчеләре - яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев, спорт мәктәбе директоры Нияз Хисмәтов, спорт комплексы директоры Радик Мостафин спорттагы уңышларга аеруча зур өлеш кертәләр.

    Быел ГТО нормаларын тапшыру йоласы яңартылды - ачык спорт мәйданчыкларында барлык теләүчеләр - район җитәкчелегеннән алып, мәктәп укучылары һәм актив пенсионерларга кадәр үзләренең спорт белән дус булуларын күрсәттеләр.

    2015 елда чаңгы, футбол, волейбол, баскетбол, хоккей, бадментон буенча республика, Россия һәм хәтта халыкара спорт ярышларындагы җиңүләр зур казаныш булды. Ульян шәһәрендә үткәрелгән Идел буе федераль округының футбол буенча ТР Беренчелегендә җиңүче булып, футболчыларыбызның анда Татарстанны тәкъдим итүләре иң зурысы булды. Быел тренер Валерий Павлов укучылары биш призлы урын яуладылар, ә ул үзе 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң яхшы балалар тренеры булып танылды. Тренер Александр Скворцов көрәшчеләре көрәш буенча дөнья Беренчелеге һәм Россия Чемпионаты призерлары булдылар.

    Сүз уңаенда, районда йөзү спорты актив рәвештә колач ала - тренерлар Яков Крюков һәм Михаил Федоров укучылары ГТО нормаларын тапшырдылар һәм аларга разрядлар бирелде. Иске Тимошкино мәктәбе тренеры Владислав Мулеев җитәкчелегендәге бадминтончылар командасы Татарстан дәрәҗәсендәге ярышларда ышанычлы рәвештә лидерлык позициясен яулады.

    Быел укучылар Спартакиадасында ат спорты буенча район өченче урынны алды һәм бу күнегүләр өчен мәйдан тәкъдим иткән, атлар биреп торган бертуган Иван һәм Игорь Шугаевларның казанышы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: