Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Звездочка» республика трассасында көч сынашты

2 нче Аксубай мәктәбе базасында эшләүче «Звездочка» картинг-клубы Байлар Сабасында уздырылган картинг буенча республика ярышларында катнашты.

Илья Лукин – клуб җитәкчесе Валентин Якимов тәрбияләгән иң оста картингчыларның берсе. Техник ярышларда Аксубайны нәкъ менә ул тәкъдим итте дә инде. Республиканың танылган клубларының яшь пилотлары белән көндәшлектә Илья дәресләрдә өйрәнгәннең барысын да күрсәтте.

Мондый ярышларда призлы урыннар яулау түгел, узыш атмосферасын тою мөһим. Илья яңа техника, ярышлар өчен махсус трассадан онытылмас тәэсирләр алып кайтты.

Фото: «Звездочка» картинг-клубы архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев