Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Зур ремонтны көтеп алдык

Районда чираттагы күпфатирлы торак йортларны ремонтлау эшләренә керештеләр.

Быел капиталь ремонт программасына 4 күпкатлы йорт кергән. Болар – Горький урамы буенча 1 нче йорт, Октябрь урамы буенча 16 нчы йорт, Карьер урамы буенча 2 А йорты, Мазилин урамы буенча 17 нче йорт.

Горький урамындагы күпкатлы йортта яшәүчеләр йортларының тышкы яктан матур булуына гына түгел, эчке яктан җылы булуына да сөенделәр, шуңа күрә тавыш, йорт янында яткан материаллар кебек уңайсызлыкларга игътибар да итмиләр. Чөнки бу йорт 80 нче елларда төзелгән һәм аның почмакларында урнашкан фатирларда алай ук җылы түгел. Әлегә фасад өлешендә профильләрне һәм җылыткычларны гына ныгыттылар, әмма эшчеләр сүзләренчә, материал кайту белән йорт сайдинг белән тышланачак һәм урам дизайнына уңышлы туры киләчәк.

Монда эшләрне Илгизәр Хәмидуллин җитәкчелегендәге “Максад“ төзү компаниясе алып бара.
Карьер урамында да эшләр башланган. Монда да фасад җылытылачак һәм тышланып куелачак.

Ә Октябрь урамы буенча урнашкан 16 нчы йорт түбәсендә алып барылган эшләрнең тәмамлануын көтәләр – ул түбәне күптән инде конструкция дип кенә атап була, чөнки икенче катта яшәүчеләр өчен яңгырлар чын-чынлап бәлага әверелә. Бүгенгесе көндә түбә сүтелгән һәм эшчеләр атламаларны урнаштыруга керешкәннәр.

– Кирәкле төзү материалы әзерләнгән, бу объектта эшләрне бер ай эчендә тәмамларга ниятлибез, – дип сөйли подрядчик – “Стройсервис“ компаниясе җитәкчесе Алмаз Нафигин. – Монда яшәүчеләргә борчылырга кирәк түгел – яңгырлар яуса диеп без түбәне брезент белән ябып куйдык.
Мазилин урамы буенча урнашкан 17 нче йортта капиталь ремонт эшләре буенча подрядчикны якын арада билгелиячәкләр.  Район башкарма комитетының төзү һәм архитектура бүлегендә хәбәр иткәнчә, йортны җылытудан һәм сайдингка “киендерүдән“ тыш, электриканы, канализация челтәрен ремонтлаячаклар һәм подвал бүлмәсен тәртипкә китерәчәкләр.

Аксубайда ремонт көтүче күпкатлы йортлар күп, чөнки күпкатлы торак йортларны ремонтлау республика программасы эшли башлаганнан бирле 110 торак йортның 41 генә ремонтланган әле. Быел алар тагын дүрткә артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев