Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Зур футболга юл

«Аксу» командасының яшь футболчылары 2021 елда яшүсмерләр командалары арасында мини-футболы буенча Татарстан Республикасы бронза Кубогының ярымфиналистлары булдылар.

Ике көн дәвамында «Юность» спорт комплексы мәйданчыгында 2010-2011 елларда туган һәм 2012 елгы яшүсмерләр командалары арасында киеренке көрәш барды. Аксубай, Нурлат, Питрәч, Тәтеш, Буа, Саба районнары һәм Казан шәһәренең яшь футболчылары республиканың иң көчле командасы хокукы өчен көч сынаштылар.

Беренче булып «кырга» 2012 елгы малайлар чыкты. Яшүсмерләрнең уены өлкәннәрнекеннән бер дә аерылмады – шул ук җиңел алымнар һәм кабул итүләр, төгәл бәрү. Нурлатның «Интер» командасы белән очрашу безнең «Аксу» командасына алга чыгуга мөмкинлек бирде. 2010-2011 елгы футболчылар арасындагы матчлар да шулай ук мавыктыргыч булды.

Җанатарларның, әти-әниләрнең көч биреп торуы бик мөһим булды. Ул финал уеннарында безнең командага төшенкелеккә бирелмәскә мөмкинлек бирде. Уйналган матчлар нәтиҗәләре буенча 2010-2011 елгы үсмерләрдән торган «Аксу» командасы – икенче, 2012 елгы малайлар командасы өченче урында.

Александр Лодоркин тәрбиягә спортчылар бу җиңүгә лаек. Тренер балалар футболы өчен җан ата. Алда үсмерләрне, һичшиксез, яңа җаваплы матчлар һәм зур футболга юлда тагын бер адым көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев