Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Үзмәшгуль пенсионерларның пенсиясе индексацияләнәчәк

Казанда үзмәшгульләр белән очрашу узды.

Пенсионер үзмәшгуль булырга тели икән, аның пенсиясе барыбер индексацияләнәчәк. Бу хакта ТР Эшмәкәрлек Советының баш эксперты Венера Камалова бүген Казанда узган үзмәшгульләр белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашуда катнашкан Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов эшли торган пенсионерның пенсиясе индексацияләнми, әгәр ул эшен туктата икән, аның пенсиясе шунда ук индексацияләнә, дип билгеләп үтте. “Әмма эшли торган пенсионер үзмәшгуль пенсионердан аерыла. Үзмәшгуль пенсионерның даими кереме юк, ул хезмәте өчен ярты еллап акча алмаска мөмкин.”, - дип аңлатты Айрат Фәррахов. Депутат әйтүенчә, үзмәшгуль пенсионерны эшли торган пенсионерга тиңләүче булмаячак.

Очрашуда катнашкан банк вәкилләренә үзмәшгуль кешеләр түләү системасында очраган киртәләр турында билгеләп үтте. Үзмәшгульләргә аерып счет булдыру кирәклеге турында сорау куелды. 

Банк вәкилләре үз чиратында, мошенниклык очраклары турында да әйтте. "Җитәкчеләр үз эшчәнлекләрен легальләштерергә тели, әмма акчаны конвертларда бирә", - диләр. "Хәзерге вакытта банк һәм үзмәшгульләр арасында партнерлык ышанычлы мөнәсәбәтләрдә генә алып барыла, әмма килер вакыт, исәп-хисап тапшырырга кирәк булыр, бу вакытта нинди акча каян килгәнне ничек аңлатасы булыр", - дигән сорауны да җайга салырга кирәклеге турында әйтелде.

  • Үзмәшгульләр өчен салым турындагы федераль закон 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Аның буенча Россиянең дүрт төбәгендә – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга һәм Татарстанда һөнәри керемгә махсус салым кертелә башлады. Бу тәҗрибә 10 ел дәвам итәчәк.
     
  • Физик затларга хезмәт күрсәтә яки товар сатучы үзмәшгуль россиялеләр өчен салым ставкасы 4 процент тәшкил итә. Ә юридик затлар белән эшләүчеләргә - 6 процент. Шул ук вакытта үзмәшгуль кешенең еллык кереме елына 2,4 млн сумнан ким булырга тиеш түгел.

 

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев