Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Үзмәшгуль булу җиңел

Быелдан табыш китерүче шәхси эш белән шөгыльләнүче кеше – үзмәшгуль статусы ала.

Бу сүз күпләрнең колагында. Үзмәшгуль кем соң ул, ничек үзмәшгуль булырга, үз эшчәнлегеңне ничек законлаштырырга – бу сорауларга хәбәрчебез ачыклык кертте. Без район икътисад бүлеге җитәкчесе Борис Соломонов белән әңгәмә корабыз.

– Борис Анатольевич, үзмәшгульлек нәрсәне үз эченә ала һәм ул шәхси эшмәкәрдән нәрсәсе белән аерыла, бу хакта тагын бер тапкыр газета укучыларның исләренә төшереп үтсәгез иде.

– Үзмәшгуль – ул физик һәм юридик затларга эш һәм хезмәт күрсәтеп, мөстәкыйль хезмәт эшчәнлеге алып барган физик зат.

– Безнең Республикада пилот проекты эшли башлау белән, югарыда телгә алынган салым салуга кагылышлы бик күп сораулар туа. Эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручы яңа категория затларга кемнәр керә?

– Болар физик затлар яки шәхси эшмәкәрләр. Алар үзләре товар җитештерәләр яисә хезмәтләр күрсәтәләр, аларның эш бирүчеләре дә, ялланып эшләүче хезмәткәрләре дә юк. Аларның табышы салым базасын билгеләгәндә 2,4 млн. сумнан артмый. Аларга дизайн, фотография, бизәнү әйберләре ясау, репетиторлык, фатирлар ремонтлау, маникюр, массаж ясау, кул эшләре һ.б.лар. керә, моннан тыш, бу режим базар һәм торакны арендагы бирүне тәртипкә салачак. Нотариуслар, арбитраж идарәчеләр, адвокатлар үзмәшгуль була алмый, аларның эшчәнлеге аерым канун белән җайга салына.

– Кешенең яңа салымны, үзмәшгуль буларак, файдалануга карата өстенлеге һәм мотивациясе нидә?

– Монда плюслар берничә. Беренче чиратта түбән салым ставкасы: әгәр кеше физик затка товар сата яисә түләүле хезмәтләр күрсәтә икән, салым ставкасы табыштан 4% тәшкил итә; әгәр дә кулланучы юридик зат, шәхси эшмәкәр яки ҖЧҖ икән, бу очракт ставка 6% тәшкил итә. Кабатлап әйтәм, бу саннар табышлары елына 2,4 млн. сумнан артмаган кешеләр өчен актуаль. Кемнәрнең табышлары югары, алар бу категориягә керми.

Үзмәшгульләр өчен пенсия фондына иминият взнослары түләү бурычы юк. Тагын бер бонус – 10 мең сум күләмендә тотып калынган салым акчасы теркәлгәннән соң ук мобиль кушымтага күчереләчәк һәм салым түләгәндә акрынлап күчереләчәк. Иң мөһим өстенлек - ул хокук кысаларында эшләү һәм кредитлар алу өчен табышны раслау. Икенче төрле әйткәндә, үзмәшгуль граждан, күзәтчелек органнарыннан курыкмыйча, үз хезмәтен ачыктан-ачык тәкъдим итә һәм рекламалый ала. Үзмәшгульләргә шәхси эшмәкәр сыйфатында яки башка төрдә теркәлү, табыш турында салым органнарына килү таләп ителми – теркәлүгә бәйле барлык гамәлләр дә, исәпкә басу яки исәптән төшү эшләре Россия Федераль хезмәте сайтында урнашкан мобиль кушымтада башкарыла.

– Эшкуарлык белән шөгыльләнгән кешеләрне, барыннан да бигрәк, салым хисабы куркыта. Үзмәшгульләр өчен нинди дә булса өстенлекләр бармы?

– Беренчедән, үзмәшгульләр өчен салым хисабын тәкъдим итү һәм бухгалтерлык исәбе алып бару кирәкми – салым органы ай тәмамалану белән түләнергә тиешле салым акчасын исәпли һәм бу хакта хәбәр итә. Салымны бары тик киләсе айның 25 числосына кадәр түләү генә сорала, түләнергә тиешле салым акчасын автомат рәвештә күчерүне банкка яки салым органына йөкләү, тагын да җиңелрәк. Икенчедән, үзмәшгульләр ККТ (контроль-касса аппаратлары) кулланудан азат ителәләр. Өченчедән, хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә шәхси эшмәкәрләр дә үзмәшгуль була ала. (Тик шәхси эшмәкәрләр “Һөнәри табышка салым” махсус режимын һәм башка салым салуларны бер үк вакытта куллана алмый.

– Соңгы сорау. Һөнәри табышка салымга ничек күчәргә?

– Әгәр сез эшмәкәр икән, махсус режимны туктату турында гариза тапшырырга һәм бер үк вакытта “һөнәри табышка салымга” салым түләүче сыйфатында теркәлергә тиеш. Моның өчен салым органына “һөнәри табышка салымга” күчү турында гариза тапшырырга. Моны Федераль салым хезмәте сайтында салым түләүченең Шәхси кабинеты аша яисә минем салым мобиль кушымта аша теләсә кайсы моментта башкарып була. “Һөнәри табышка салымга” түләүче сыйфатында исәпкә басарга теләгән физик затларга мобиль кушымтага кушылырга һәм теркәлергә кирәк.

Шулай ук Онлайн банкның мобиль кушымтасы аша да ясарга була. Моның өчен сезгә документларыгызны тәкъдим итәргә, электрон имза рәсмиләштерергә һәм өстәмә рәвештә идентификация узарга кирәк булачак. Теркәү озак вакыт алмый.

Тулырак мәгълуматны Ленин урамы, 8 нче йорт адресы буенча алырга мөмкин. Тел:. 2-77-80; 2-85-93.

Әңгәмәне Лариса ЛИЗУНОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев