Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Зөләйха күзләрен ача» сериалының экраннарга кайчан чыгачагы билгеле булды

2017 елда «Россия 1» телеканалы әлеге роман нигезендә фильм төшерә башлады.

«Россия 1» телеканалы язучы Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча төшерелгән шул исемдәге сериалның премьерасын 13 апрельдә тәкъдим итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы телеканалның матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

13 апрельдә 21.00 сәгатьтә «Россия 1» телеканалында язның көтеп алынган премьерасы - «Зөләйха күзләрен ача» сериалы тамашачыларга тәкъдим ителәчәк.

Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романы беренче тапкыр 2015 елда дөнья күрде. Роман тиз арада бестселлерга әверелде, «Зур китап», «Ел китабы» һәм «Ясная поляна» кебек әдәби премияләр лауреаты булды.

«Зөләйха күзләрен ача» романы, Брайль телен дә кертеп, дөньяның 34 теленә тәрҗемә ителгән. 2017 елда «Россия 1» телеканалы әлеге роман нигезендә фильм төшерә башлады.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фото: Всемирный конгресс татар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев