Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Зөләйха күзләрен ача» фильмы «Иң көтелгән экранизация» номинациясендә җиңде

2019 елда экраннарга чыгачак әлеге мини-сериал «Читка» беренче кинофестивале экранизациясе номинацияләренең берсен алды.

 

Гүзәл Яхинаның шул ук исемдәге романы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалы «Читка» беренче кинофестивале экранизациясенең «Иң көтелгән экранизация» категориясендә җиңү яулады. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кичә «Космос» кинотеатрында узды. Сергей Урсуляк җитәкчелегендәге жюри составына актриса Алена Бабенко, язучылар Алексей Иванов һәм Александра Маринина, режиссер Владимир Котт керде.

«Бу без бәхәсләшмәгән, бердәм фикергә килгән бердәнбер номинация булды. «Зөләйха күзләрен ача» сериалы «Иң көтелгән экранизация» номинациясен алды», – диде Владимир Котт.

  • Күп серияле тасмалар Россиянең һәм Татарстанның төрле почмакларында төшерелде. Шулай итеп кинематографистлар һәм актерлар Пермь краенда, Татарстанның Лаеш районында һәм Казанда булдылар.
  • Мини-сериал экраннарга 2019 елда чыгачак. Драма 52 минутлык сигез сериядән тора. Июнь башында «Россия 1» телеканалы тышлыкта Чулпан Хаматова белән драманың беренче постерын бастырды.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев